Татарстан эшкуарларын финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачетта катнашырга чакыралар

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

2020 елның 7-16 декабрендә Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты узачак.

Һәр эшкуар финанс дөньясында аның ни дәрәҗәдә яхшы ориентирлануына, үз бизнесы өчен финанс инструментларын һәм ташламаларын дөрес куллануына объектив бәя ала алачак. Шулай ук зачетның һәр катнашучысы белемнәрдәге җитешсезлекләрне тутырырга мөмкинлек бирә торган шәхси киңәшләр дә алачак.

Онлайн-зачетта ике авырлык дәрәҗәсе: база (финансларда үзен белгеч итеп санамаучылар өчен) һәм алга киткән (катнашучы катлаулы мәсьәләләргә әзер булган очракта). Һәр дәрәҗәдә 30 сорау бар.

20 һәм аннан күбрәк сорауга дөрес җавап биреп, катнашучы исемле сертификат алачак.

Заечтның төп темалары:

  • КУЭ субъектларының бердәм реестры һәм шәхси эшкуарлар һәм кече предприятиеләр өчен кертемнәрне иминләштерү системасы;
  • КУЭГА дәүләт ярдәме инструментлары;
  • микрофинанс, инвестиция платформалары һәм краудфандинг;
  • банклар белән хезмәттәшлек;
  • лизинг-факторинг;
  • фонд базарында финанс җәлеп итү;
  • хәтәрләрне иминиятләштерү;
  • тиз түләү системасы;
  • финанс мониторингы һәм валюта контроле;
  • намуссыз практикалар һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау.

Узу вакыты – 1 сәгать. Тестны берничә тапкыр узарга мөмкин: узып карарга теләү саны чикләнмәгән.

Зачетны оештыручылар – Россия Банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы.

Тулырак мәгълүмат:  https://www.finzachet.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International