Атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә макроикътисадый фаразның төп параметрларына ирешү турында фикер алыштылар

2020 елның 4 декабре, җомга

Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча атна саен уза торган эшче төркем утырышы узды.

Утырышта катнашучылар бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү чаралары турында фикер алышты.

Көн тәртибенә күчкәнче, 5 декабрьдә 2020 елның октябрь һәм ноябрь айлары өчен ярдәм ала торган КУЭ субъектлары реестрына мәгълүматлар кертү төгәлләнә. Алга таба реестрга мәгълүматны эшкуарга ярдәм күрсәтелгәннән соң бер айдан да соңга калмыйча даими нигездә кертергә кирәк. 2020 елдан реестрга кертү өчен мәгълүматны федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмалар тапшыра.

Шулай ук 1 декабрьдә Россия Федерациясе Президенты рәислегендә нефть, газ, химия тармагын стратегик үстерү буенча киңәшмә уздырылды, аның йомгаклары буенча тармактагы хәлне яхшыртуга һәм Россия икътисады үсешен стимуллаштыруга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.

Алар арасында 2030 елга кадәр Россиядә кече тоннажлы һәм урта тоннажлы химия продукциясе җитештерүне үстерү буенча чаралар комплексын әзерләү, синтетик каучук җитештерүне стимуллаштыру буенча чаралар комплексын эшләү, икенчел полимерларны куллану һәм җитештерү өлкәсендә салым һәм салым булмаган стимуллаштыру чараларын эшләү.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәләне карау кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ведомство буйсынуындагы тармакларда фаразланган күрсәткечләргә ирешү чаралары турында доклады тыңланды.

Икенче мәсьәләне карау кысаларында ЕНВД түләүчеләрнең салым салуның башка режимнарына күчүе буенча эшне көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтелде. Әлеге тема буенча Казан һәм Чаллы вәкилләренең докладлары тыңланды.

Шул ук көнне 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешү буенча чаралар турында муниципалитетларны тыңлау башланды. Югары Ослан, Зеленодольск һәм Зәй районнары чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International