ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Икътисадый үсеш министрлыгында, Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе белән берлектә, Махсус икътисадый зоналарның инвестиция җәлеп итүчәнлеге буенча IV рейтинг  тәкъдим ителгән. 2020 елда рейтингка Россиянең 12 төбәгеннән 16 МИЗ эләккән. Экспертлар илнең иң яхшы сәнәгый-җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы зоналарын билгеләгән.

«Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркта биш эшчәелек бинасын төзү эшләре дәвам итә. Эш «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

4 декабрьдә «ҮЗМӘШГУЛЬЛӘР» бөтенроссия онлайн-форумы узачак. Чара федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләрен, бизнес, салымнар, юриспруденция өлкәсендә экспертларны җыячак, алар катнашучыларга яңа салым статусының хокукый һәм финанс аспектларын ачыкларга ярдәм итәчәк.


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

1 декабрьдән башлап, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «һөнәри керемгә салым» түләүчеләргә ярдәм итү өчен эшләнгән «Үзмәшгульләр» микрофинанс продуктына гаризалар кабул ителә башлый.

Экспортка ничек сата башларга һәм бу юнәлештә сатуларны ничек арттырырга? Экспорт мәктәбендә катнашучылар шушы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыша. Укыту семинарлары Россия Экспорт үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Эшкуар йортында уза. 


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары – 9 компания, аларда 250 артык эш урыны булдырылачак. Инновацияле инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектларны расладылар.

Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карарын имзалаган.

«Сыналган бизнес» интернет порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлады. Ул үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска сораштыру үткәрүчедән гыйбарәт.

Татарстанда 200 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы ачылачак. Проектны гамәлгә ашыру өчен авыл хуҗалыгы предприятиесе «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге астында заем финанславы алган.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында яңа коронавирус инфекциясе таралу, нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең волатильлегенә бәйле рәвештә хәл начарланган шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең традицион утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International