Агымдагы елда «Минем бизнес» үзәге 20000 хезмәт күрсәткән

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Республиканың 8600дән артык эшкуары «Минем бизнес» үзәгендә 20 меңнән артык хезмәттән файдаланган. Бу хакта бүген журналистларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе генераль директоры Айдар Салихов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, «Минем бизнес» үзәге мәгълүмат-консультация ярдәме күрсәтү буенча төп оператор булып тора. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге КУЭ субъектларына 50 артык консультация хезмәте күрсәтә, шул исәптән ҖЧҖ/ИП ачу, берничә дәүләт-муниципаль хезмәт күрсәтә, шулай ук реклама белән алга этәрү, продукцияне сертификацияләү, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу һәм патент тикшеренүләрен үткәрүне финанслый.

Әйтик, 2020 елда 169 эшкуар үз продукциясен реклама аша таныткан, 48е – продукцияне сертификацияләү, 20се – патент тикшеренүләре, 77се күргәзмәләрдә катнашу хезмәтләреннән файдаланган.

Моннан тыш, пандемия чорында Үзәк эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча «кайнар линия» эшен активлаштырган, бизнеска ориентлашырга һәм эшләвен дәвам итәргә ярдәм иткән. Бүгенге көндә «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия»се аша13 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International