КУЭ илкүләм проекты кысаларында 150 эшкуар экспорт контрактлары төзегән

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы эшкуарлыгына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләштеләр. Журналистлар алдында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе генераль директоры Айдар Салихов чыгыш ясады.

КУЭның экспорт юнәлешле субъектларына мәгълүмат-консультация ярдәме күрсәтү турында сөйләгәндә, ул 2020 елның 11 аенда Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан 12 чара оештырылуы һәм үткәрелүе хакында билгеләп үтте. Алар арасында – «Ел экспортеры» премиясе, экспорт эшчәнлеге тематикасы буенча 5 семинар-уку һәм Россия Федерациясе территориясендә һәм чит илләрдә 6 күргәзмә-ярминкә чарасы. Ел ахырына кадәр тагын берничә белем бирү семинарын үткәрү планлаштырыла.

Агымдагы елда Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан 341 кече һәм урта эшкуарлык субъектына мәгълүмат-консультация ярдәме күрсәтелгән.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашырганнан соң, Экспортка ярдәм үзәге ярдәмендә, Татарстан Республикасының 150 эшкуары АКШ доллары белән 30 млн сумнан артып китә торган суммага экспорт контрактлары төзегән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International