Росстат кече бизнесны икътисадый исәпкә алуда катнашырга чакыра

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

2021 елның беренче ярты еллыгында Росстат кече бизнесның икътисадый исәбен алып барачак.

Бүгенге көндә илебездәге предприятиеләрнең 75%ы һәм 15 миллионнан артык кеше – кече бизнес. Ул илнең икътисадый уңышлылыгын һәм гражданнарның мул тормыш дәрәҗәсен билгели.

Дәүләт өчен кече һәм микропредприятиеләрнең, шәхси эшкуарларның ничек яшәвен, аларның нинди проблемалар белән очрашуын белү мөһим.

Икътисадый халык санын алу барышында алынган мәгълүмат нигезендә дәүләт карарлары һәм ярдәм программалары кабул ителәчәк.

Сездән 2021 елның 1 апреленә кадәр электрон рәвештә анкета тутыруыгыз сорала:

- Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә (расланган хисап язмасы булганда);

- Росстатның интернет-сайты аша ( электрон санлы имза булган очракта);

- электрон документ әйләнеше операторлары аша.

Шулай ук тутырылган анкетаны кәгазьдә сезнең төбәктәге статистика органына яки почта аша җибәрү мөмкинлеге дә сакланган.

Анкеталар кече предприятиеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен аерым эшләнгән. Аларны тутыру күп вакыт алмаячак.

Росстат Сез биргән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.

Росстат искәртеп узганча, кече бизнесны икътисадый исәпкә алу 5 елга бер тапкыр уздырыла һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә анда катнашу мәҗбүри булып тора.

Сорауларыгыз туса яки белгеч ярдәме кирәк булса, сезнең төбәкнең территориаль статистика органына мөрәҗәгать итегез. Белешмә мәгълүматлар төбәк статистика хезмәтләре интернет-сайтларында урнаштырылган https://rosstat.gov.ru/territorial

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International