2020 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингы

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг формалаштырды.

2020 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Тукай (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

Зеленодольск муниципаль районы рейтингта – 6 позициягә, Чистай 4кә күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә бәйле.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча уртача төяп җибәрелгән продукция күләме 554 мең сум тәшкил итә, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (3313,0 мең сум), Түбән Кама (1364,5 мең сум) һәм Алабуга (1236,5 мең сум) муниципаль районнарында.

2020 елның 1 ноябренә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,37% тәшкил итә. 40 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән.

Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,33%), Әтнә (0,46%) һәм Алексеевск (0,51%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2020 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә файдалануга кертелгән гомуми торак мәйданы 0,577 кв. метр тәшкил иткән. Иң зур мәйдан Питрәч (4,518 кв. метр), Лаеш (3,309 кв. метр) һәм Тукай (2,983 кв. метр) муниципаль районнарында файдалануга кертелгән.

Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International