Быел ТР Икътисад министрлыгының Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә багышланган журналист эшләре конкурсына 52 журналисттан 160 артык иҗади материал килде. Иң яхшы эшләрнең авторларын Казанда Эшкуар йортында бүләкләделәр.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев мөрәҗәгать итте. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең мөһим эшен билгеләп үтте. «Катлаулы пандемия чорына карамастан, сез бизнеска һәм гражданнарга ярдәм чаралары турында вакытында хәбәр итә алдыгыз, аларга ориентлашырга ярдәм иттегез. Журналист эшләренә конкурс кебек чара бик мөһим вакыйга булып тора, чөнки ул ел дәвамында сезнең һәрберегезнең көндәлек тормышның мәгълүмати картинасын булдыру өчен һәр көн саен башкара торган күп планлы һәм күләмле эшегезне бәяләү мөмкинлеген бирә», - дип хәбәр итте ул.
2020 елда башкарылган мөһим журналистлык эшен шулай ук конкурс комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Ратникова да ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, пандемия кече һәм урта бизнеска бик нык бәргән һәм аңа аерым ярдәм кирәк булган. Шуңа күрә мәгълүматны үз вакытында алу алар өчен бик мөһим иде, ә массакүләм мәгълүмат чаралары бу эштә мөһим роль уйнады. Римма Ратникова конкурста катнашучыларның эшләренә бәя биреп, материалларның лаеклы, тирән һәм профессиональ булуын билгеләп үтте.
Быел конкурста катнашучылар «Бизнес өчен финанслар», «Бизнес өчен инфраструктура» һәм «Бизнес өчен ярдәм» номинацияләренә аеруча зур игътибар биргән. Нәкъ менә шушы номинацияләрдә журналистлардан иң күп эш алынды, жюри әгъзалары бу номинацияләрдә берьюлы ике җиңүчене билгеләгән.
«Бизнес өчен финанслар» номинациясендә иң яхшы эшләрнең авторлары: Юлия Амочаева («ТатЦентр») һәм Екатерина Ларионова («Татар-информ»);
«Бизнес өчен инфраструктура» номинациясендә: Фәнил Мәүлетов («Саба таңнары»), Ирина Егорова («KazanFirst»);
«Бизнес өчен ярдәм» номинациясендә: Вероника Латыйпова («Республика Татарстан») һәм Гөлия Фәизова («Туган Як»);
«Иң яхшы старт» номинациясендә Татьяна Ренкова («РБК») җиңүче дип танылган;
«Бизнес өчен энергия» номинациясендә – Айнур Вәлиәхмәтов («Татарстан» ДТРК»);
«Бизнес өчен җир» номинациясендә – Әлфия Мөхәммәтова («Актаныш-информ»);
«Эшлекле кешеләр» номинациясендә – Юрий Тагаров («Зеленодольская правда»);
«Стрессыз тикшерү» номинациясендә – Елена Давыдова («Business FM» радиостанциясе);
«Бизнес өчен яклау» номинациясендә – Оксана Сотник («РБК»);
«Бизнес өчен пространство» номинациясендә – Элеонора Рылова («Реальное время»);
«Бизнес өчен инвестицияләр» номинациясендә – Рөстәм Кильсинбаев (ТАСС);
«Бизнес өчен мәгълүмат» номинациясендә – Ольга Латыйпова («Business FM» радиостанциясе);
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә уртак эшебез конструктив диалог һәм хезмәттәшлек, ачыклык һәм ышаныч принципларында төзелер дип өметләнәбез.