Казанда Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча 1 нче эш төркеме утырышы узды. Эш төркемен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев җитәкли.
Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова катнашты.
Утырыш кысаларында 2020 елда «Физик культура һәм спортны үстерү», «Россия Федерациясе гражданнарын ала алырлык торак һәм файдалана алырлык коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү», шулай ук «Игелекле эшләр төбәге» волонтерлыкка ярдәм итү үзәген оештыру һәм үстерү өлешендә «Мәгарифне үстерү» дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашу турында республика министрлыклары һәм ведомстволары мәгълүматы тыңланды.
Моннан тыш, эш төркеме утырышында республиканың алда аталган дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда 2021 елга катнашу планнары да яңгырады.