«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында «Цифрлаштыру-ЦТ» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды, ул 19 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Конкурс Россиянең цифрлы карарларын, шул исәптән импортны алмаштыру максатыннан гамәлгә кертүне планлаштыручы теләсә нинди кече предприятиеләргә (инновацион эшчәнлеккә бәйсез рәвештә) ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Грант үзендә цифрлы карарлар кертүне планлаштыра торган кече предприятиегә бирелә. Кертү буенча Проект цифрлы карарларның хокук ияләрен һәм интеграторларын җәлеп итеп әзерләнергә мөмкин.
Проектларны сайлап алу түбәндәге юнәлешләр (лотлар) буенча узачак:
- инженерлык программалары белән тәэмин итү;
- идарә итү системасы;
- предприятие ресурсларын планлаштыру системасы;
- клиентлар белән хезмәттәшлекне идарә итү системасы;
- мәгълүмат массивлврын җыю, саклау, эшкәртү, анализлау, модельләштерү һәм визуальләштерү системалары, шул исәптән бизнес-анализ системалары өлешендә;
- робототехника комплекслары һәм робототехника җайланмалары белән идарә итү системалары;
- мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм мәгълүматны яклау чаралары;
- мәгълүмат базалары белән идарә итү чаралары;
- виртуальләштерү системалары һәм гиперковергент системалар;
- программа белән тәэмин итү һәм кушымталар булдыру чаралары;
- операцион системалар һәм серверларны, челтәрләрне һәм шәхси компьютерларны виртуальләштерү чаралары;
- яңа коммуникацион интернет-технологияләр.
Инновацияләргә ярдәм итү Фонды тарафыннан «Цифрлаштыру-ЦТ» конкурсы буенча бирелә торган грант күләме 20 млн сумга кадәр тәшкил итә (бюджеттан тыш финанслашу – грант суммасының кимендә 25 % ы).
«Цифрлаштыру-ЦТ» конкурсында түбәндәге предприятиеләр катнаша ала:
- «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кече эшкуарлык субъектлары категориясенә керә торган;
- Фонд белән тәмамланмаган грант шартнамәләре булмаган.
Конкурс сайлавы турында нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин:https://fasie.ru/press/fund/digitalization/.
«Цифрлаштыру-ЦТ» конкурсына гаризалар Инновацияләргә ярдәм итү фондының рәсми сайтында кабул ителә:https://online.fasie.ru/m/.
Конкурслар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләреннән (843) 524-91-36 телефоны буенча алырга мөмкин.