Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 31 августындагы 306 номерлы боерыгы белән расланган 2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Чаралар планына («юл картасы»на) үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла.
Татарстан Республикасы базарларында көндәшлекне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополия хезмәте идарәсе белән берлектә, эшкуарларны 2022 елның 16 августында узачак видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә чакыра:
- 10: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә мәдәният өлкәсендә һәм халык сәнгать һөнәрләре базарында хезмәт күрсәтүләр базарына үзгәрешләр кертү буенча
- 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә медицина хезмәтләре базары буенча һәм дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм шуңа охшаш товарлар белән ваклап сату хезмәтләре базары буенча үзгәрешләр кертү турында
ZOOМ га сылтама:
https://us06web.zoom.us/j/83556652115?pwd=SEFBRmdad2dVZHJleTBZTFpUa3hCQT09
Барлык кызыксындырган сорауларга консультацияне (843)524-90-30 номерына шалтыратып алырга мөмкин.