Эшкуарлар үзмәшгульлек сыйфатында исәпкә кую буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алалар

2022 елның 12 августы, җомга

Эшкуарлар үзмәшгульлек сыйфатында исәпкә кую буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алалар

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» Федераль законга шундый үзгәрешләр кертелде.

«Һөнәри керемгә салым» нәрсә ул?

Бу үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Үзмәшгульләр һөнәри керемгә а салымны ташламалы ставка буенча түләргә мөмкин:

  • 4 % – физик затлар белән эшләгәндә;
  • 6 % — юридик затлар белән.

Элегрәк үзмәшгуль сыйфатында «Минем салым» кушымтасы, Федераль салым хезмәте (ФСХ) сайтында шәхси кабинет яки вәкаләтле банклар аша гына теркәлергә мөмкин иде.

Дәүләт хезмәтләре аша үзмәшгуль кешегә ничек исәпкә басарга

1. Үзегезнең хисап язмагыз белән Дәүләт хезмәтләре порталына керегез.

2. «Үзмәшгуль сыйфатында теркәлү» хезмәтен сайлагыз. 

3. Паспорт һәм ИНН мәгълүматларының дөреслеген раслагыз.

4. Эш урыны төбәген сайлагыз.

5. Федераль салым хезмәтенә гариза җибәрегез.

Салым органы гаризаны тапшырганнан соң 5 эш көне эчендә караячак. Үзмәшгуль буларак теркәлү турында хәбәрнамә Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International