2021 елда төбәк инвестиция стандартын гамәлгә кертә башлаган 12 пилот төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы да эшне уңышлы төгәлләде.
Яңа инвестиция проектларына ярдәм итү системасын булдыру буенча федераль төркем әнә шундый нәтиҗә ясады. Анда «Эшлекле Россия», Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге вәкилләре кертелгән. Бу эшне Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли.
Субъектның стандарт таләпләренә туры килүе Стратегик инициативалар агентлыгының милли инвестрейтингын формалаштырганда исәпкә алыначак.
«Төбәкләр инвестиция стандартына туры килүләрен ел саен раслаячак. Бу бизнес белән эшләүнең иң яхшы практикаларын да, йомшак урыннарны да ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер субъектларга эшкуарлык җәмәгатьчелегенә стандарт инструментлары турында мәгълүмат бирүне көчәйтергә кирәк. Бу гамәлгә кертүне раслаган регионнар өчен аеруча актуаль, чөнки алар инвестицион тотып калулар буенча дотация алуга дәгъва итә алалар, димәк, бу преференциаль механизмны активрак куллана алачаклар», – дип ассызыклады икътисад министры урынбасары Мурат Керефов.
Татарстанда төбәк инвестиция стандартының барлык элементлары да тормышка ашырыла. Республикада Хөкүмәт йөкләмәләре белән инвестиция декларациясе расланды, инфраструктурага тоташу өчен оптималь алгоритмнар белән инвестицион карта һәм кагыйдәләр җыелмасы формалаштырылды. Бу барлык инструментлар да төбәктә эшлекле климатны яхшыртуга йогынты ясый. Татарстан инвестицион җәлеп итүчәнлекнең югары дәрәҗәсен саклап калды һәм илкүләм рейтингта икенче урынны яулады.
Стандартның барлык элементлары Татарстан Республикасының инвестиция порталына урнаштырылган.