Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республика эшкуарларына бизнес өчен хезмәт күрсәтүләрнең үтемлелеген һәм ихтыяҗын бәяләргә тәкъдим итә

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге төбәк эшкуарларын сораштыру узарга һәм бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге инструментларын модернизацияләүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән сорауларга җавап бирергә чакыра.

Татарстан бизнесына ничек ярдәм итәргә? Әгәр Сез дәүләттән ярдәм алгансыз икән, күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгатьме? Гамәлдәге ярдәм чараларында нәрсәне эшләп бетерергә кирәк? Сезнең фикерегезчә, дәүләтнең аерым ярдәменә кайсы тармаклар мохтаҗ? Татарстан эшкукарларына булган ихтыяҗлардан һәм сораулардан чыгып, бизнеска ярдәм итү программаларын көйләргә ярдәм итәчәк башка мәсьәләләр дә бар.

Үз теләкләрегезне калдырырга һәм Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен сылтама буенча сорашып белешү узарга мөмкин: https://forms.gle/CeX3iBM6SfV1gQ2L9.

Ярдәм буенча сораулары белән түбәндәге элемтә каналлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

  • «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90;
  • Бизнес өчен КФҮ гә (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).
  • ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның https://fpprt.ru/ «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International