Хезмәт күрсәтүдән файдалану өчен 4100 дән артык гариза республика эшмәкәрләреннән РФ КУЭның Цифрлы платформасы аша килгән. Бу бизнес өчен үз хезмәтләрен федераль цифрлы платформага керткән илнең 15 төбәгеннән иң күп гаризалар күләме. Бүген Татарстан эшкуарларына электрон рәвештә 38 хезмәт күрсәтелә, цифрлаштыру эше дәвам итә.
Агымдагы ел башыннан алып, Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульлек үзәкләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге хезмәтләренә 4108 гариза калдырган.
«Минем бизнес» үзәге хәзер үк экспортерлар өчен Цифрлы платформа аша ярдәм күрсәтә – бу халыкара күргәзмәләрдә катнашу, махсус укыту семинарлары, үзмәшгульләр өчен – күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, ташламалы коворкинг, электрон сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтү, шулай ук кластерларда катнашучылар һәм социаль предприятиеләр өчен дә ярдәм күрсәтә.
Платформада эшкуарларның максималь киң даирәсенә исәпләнгән хезмәтләр дә тәкъдим ителгән. Сүз компания хезмәткәрләренең маркетплейсларда эшләү һәм товарлар урнаштыру, продукцияне маркировкалау, бизнес-аудит, бизнес-план эшләү буенча квалификациясен күтәрү буенча укыту программалары, шулай ук консультация хезмәтләре (шул исәптән контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә дә) турында бара.
Платформа эшкуарга үзен дәүләт һәм финанс структуралары күзлегеннән күрергә мөмкинлек бирә. Яңа кулланучыны теркәгәндә, система автомат рәвештә Федераль салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка ведомстволарның рәсми мәгълүматларыннан чыгып аның рейтингын исәпли, аның өчен мөмкин булган чараларны сайлый.
Хезмәтләргә гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин. Ярдәм алу өчен, үзмәшгуль гражданнарга дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация үтү дә җитә.
Ярдәм буенча сораулары белән түбәндәге элемтә каналлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
МСП.РФ Цифрлы платформасы КУЭ Корпорациясе тарафыннан Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән, аны булдыру «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты белән каралган