ТР Икътисад министрлыгында 2023 елда планлы тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2023 елга тикшерүләр үткәрү планнарын формалаштыру турында фикер алыштылар. Чара Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан оештырылды һәм видеоконференцэлемтә режимында Россия Икътисади үсеш министрлыгының лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитация һәм үз-үзен көйләү департаменты директоры Александр Вдовин рәислегендә узды.

Киңәшмәдә катнашу өчен төбәк контроль (күзәтчелек) органнары чакырылган иде.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы агымдагы елның 1 октябренә кадәр планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык планнары проектларын формалаштырырга һәм прокуратура органнарына килештерү өчен җибәрергә кирәклеге турында хәбәр итте. Шул ук вакытта, 2023 елга тикшерү планнарына бик югары һәм югары куркыныч категориясенә кертелгән объектлар кертеләчәк. 

Тикшерүләр планына кертелми:

- аккредитацияләнгән ИТ-компанияләр реестрыннан контрольдә тотылучы затлар;

- «дәүләт» мәктәпләреә һәм балалар бакчаларына карата планлы тикшерүләр (профилактик визитларга алмаштырыла).

Планлы тикшерү планлаштырылган контроль астындагы зат, аның башлану датасына кадәр кимендә 2 ай кала, профилактика визитын үткәрү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Тикшерү органы датаны килештерә һәм тикшерүгә кадәр бер айдан да соңга калмыйча профилактик визит үткәрә.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарына тиешле үзгәрешләр әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International