ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2012 ел
чәршәмбе

14-16 ноябрьдә Казанда микрофинанслау буенча XI милли конференция узачак. Әлеге чараның Татарстан башкаласында беренче тапкыр оештырылуы. Бүген икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән Микрофинанслау базарында катнашучыларның илкүләм партнерлыгы президенты Михаил Мамут Казан конференциясен уздыру хакында фикерләште.

Микрофинанслау буенча милли конференция Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән йөзләрчә белгечләрне бер мәйданга җыя.


22
август, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Икътисад министрлыгында республиканың Халыкара сәүдә үзәкләре ассоциациясенең 43 нче Генераль ассамблеясендә катнашу мәсьәләренә кагылган киңәшмә узды. Халыкара чара 2012 елның 22-26 сентябрендә Мәскәүдә узачак. Ассамблеядә катнашу республикага дөньяви бизнес бергәлекнең киң даирә вәкилләренә инвестицион һәм инновацион потенциалын тәкъдим итү мөмкинлеге бирә.


21
август, 2012 ел
сишәмбе

Томск өлкәсенең яшь эшмәкәрләре бу атна дәвамында Татарстанда стажировка узачак. Ул Россия Федерациясенең халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Томск эшмәкәрләре республикадагы әйдәп баручы кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булачак, Татарстанның дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашачак.

Бүген Икътисад министрлыгында беренче танышу чарасы узды.


16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында региональ үсеш министры Олег Говорун Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген 2011 нче ел буенча комплекслы бәяләү нәтиҗәләрен игълан итте.

Комплекслы бәяләү регионнарда хакимият нәтиҗәлелеге һәм дәүләт идарәсенең, мәгарифнең, сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалыкның үсеш динамикасында ирешелгән күрсәткечләр буенча ясала. Шулай ук халыкның хакимиятне бәяләве һәм бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту да исәпкә алына.


11
август, 2012 ел
шимбә

10 август көнне Икътисад министрлыгында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә электрон рәвештә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру эшләренә кагылган чираттагы атналык киңәшмә булып узды.

Соңгы атна эчендә ведомствоара электрон бәйләнеш системасында запрослар саны 10 процентка арткан. 1 нче июльдән электрон система аша барысы 8000 документ буенча мәгълүмат соратылып алынган.

Татарстан Республикасында 2012 нче елның беренче ярты еллыгында төп макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика сакланган. Үсеш тенденциясе сәнәгый җитештерүендә, сатуда һәм транспорт комплексында күзәтелде.


8
август, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Икътисад министрлыгында үткән киңәшмәдә муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше буенча программа документлары эшләүгә, муниципаль берәмлекләр, республика министрлыклар һәм Министрлар Кабинеты арасында килешүне тормышка ашыруга кагылган сораулар буенча фикер алыштылар.

10
июль, 2012 ел
сишәмбе

2012 елның 5 июлендәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов № ПУ-538 “Татарстан Республикасының Инвестиция советын төзү турында” Указга кул куйды. Инвестиция советының нигезләмәсе Татарстан Республикасында инвестиция климатын яхшырту максаты белән Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнде. Инвестиция советы Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча коллегиаль киңәшмә органы булып тора.


6
июль, 2012 ел
җомга

Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасындагы барлык муниципаль берәмлекләрнең 2013-2015 елларга социаль-икътисадый прогнозларын һәм 2012 елгы күрсәткечләрен карап бетерде. 28 нче июньнән 5 нче майга кадәр Икътисад министрлыгында Финанс министрлыгы катнашында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән киңәшмәләр узды.


5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга Социаль-икътисади үсеш программасын раслау турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тулаем кабул итте. Закон проектын икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов аңлатуынча закон проекты Программаны яңа чаралар белән тулыландырачак һәм аңа техник үзгәрешләр кертәчәк. Әлеге чаралар арасында министр инвестицион климатны яхшыртуга, инновацияләр сәясәтенә, экологияга, территориаль үсешкә кагылган яңарышлар барлыгын билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International