Моношәһәрләрнең, сәнәгать зоналарының, территорияләрнең социаль-икътисадый үсешен активлаштыру максаты белән сентябрьның 17 нән 20 нә кадәр эшлекле визит белән Татарстанга Франция һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Региональ тикшеренүләр, пространство үсешенең проблемаларын өйрәнү институты вәкилләре килгән иде. Татарстанда кунаклар Зеленодольск моношәһәрен модернизацияләүгә кагылган проблемаларны өйрәнделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Анда республиканың 2013-2015 елларга социаль-икътисадый үсеш прогнозларын һәм тупланма бюджет проектын карадылар. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Бу эштә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Республикасының 2013-2015 елларга социаль-икътисадый үсеш прогнозларын чагылдырган доклад белән икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Новосибирскта “Интерра-2012” халыкара инновацион форумы кысаларында Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты, Ассоциация советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу чарада комитетларның эш нәтиҗәсе буенча фикер алышынды, якындагы айларга планнар һәм бурычлар билгеләнде, шулай ук Ассоциациянең эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар һәм тәкъдимнәр белдерелде.
Татарстан Республикасы икътисад министры, Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясенең квалификацияле комитеты җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов 2012 елның 27-29 ноябрендә Казанда “Nanotech 2012” IV халыкара инновацион нанотехнология форумы үткәрелү турында сөйләде.
Бүген Новосибирскта “Интерра-2012” IV халыкара инновацион форумы башланды. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан делегациясе составында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнаша.
Форум тормыш өчен инновацияләр темасына багышланган. Форумда катнашучылар, эскпертлар һәм кунакларның игътибар үзәгендә - тормыш сыйфатын яхшырту өчен яңа эшләнмәләр һәм идеяләр.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырылышында “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен, Татарстан Республикасында 2013 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү хакында” закон проекты беренче укылышта кабул ителде. 2013 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен 4870 сум дип билгеләргә дип тәкъдим ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын игълан итте. Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов республика яшәешенең төп сфераларына кагылды, регионның социаль-икътисадый һәм политик хәленә җентекле анализ ясады, Татарстан икътисадының 2013 нче елга иң мөһим үсеш юнәлешләрен билгеләп үтте.
Рейтингта беренче өчлекне Әлмәт (1 урын), Түбән Кама ( 2 урын) районнары һәм Казан шәһәре (3 урын) алды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында “2013 нче елда пенсиягә өстәмә федераль социаль түләү күләмен билгеләү өчен, Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы” закон проекты каралды. Бу документ Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнде.