Татарстан Республикасы территориясендә яңа җитештерүләр булдыру буенча киңәшмә

2013 елның 2 августы, җомга

1 августта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның 15 майда “Россия Сбербанкы” ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары Игорь Артамонов белән Татарстан Республикасы территориясендә яңа җитештерүләр (шулай ук технопарк территорияләрендә) оештыру буенча булып узган очрашу нәтиҗәләре йөкләмәләрен үтәү кысаларында киңәшмә узды.


Киңәшмәдә яңа җитештерү булдыруга юнәлтелгән проектлар инициаторлары һәм “Россия Сбербанкы” ААҖ-нең “Татарстан Банкы” бүлечәсенең вәкилләре катнашты. Алар тарафыннан “ЯМТ+” ЯАҖ һәм Казан милли тикшеренү технология университеты тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар каралды.


Мондый очрашуларны киләчәктә дә дәвам итү планлаштырыла. Аерым алганда, киләсе атнада “Инновационно-производственный технопарк «Идея-Юго-Восток» ҖЧҖ-нең вәкилләре белән аларның проектларын карау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International