Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең интерактив паспортлары булдырылачак

2013 елның 9 августы, җомга
2013 елның 9 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция режимында «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмати-аналитик системасында муниципаль берәмлекләрнең интерактив паспортларын алып бару мәсьәләләре каралган киңәшмә узды. Әлеге система Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең төп параметрлары буенча мәгълүматка, аналитик материалларга ия һәм Россия Федерациясе Президенты указларын тормышка ашыруны тикшереп барырга, таблица, графика һәм картография формасында аналитик һәм исәп-хисап мәгълүматларын бастыру һәм визуальләштерү аша актуаль күрсәткечләрне республика җитәкчелегенә тиз арада тапшыра барырга мөмкинлек бирә. Системага Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ай саен төзелә баручы муниципаль берәмлекләр рейтингы кертелгән, ул мәгълүмати-аналитик система нәтиҗәсендә тулысынча автоматлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International