Татарстан Республикасының бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кредитлау системасын үстерү өчен субсидияләргә заявкалар тапшырган эшкуарлар игътибарына
2013 елның 5 августы, дүшәмбе
2013 елның 9 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кредитлау системасын үстерү өчен субсидияләргә заявкалар карау була.
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Утырыш 2013 елның 9 августында сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-92.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.