Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2014 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында Татарстан Республикасы Законы проекты һәм Дәүләт программасы проекты каралды
2013 елның 7 августы, чәршәмбе
2013 елның 7 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы үтте. Утырыш ике төп мәсьәләгә багышланган иде: 1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының 2014–2020 елларга икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» Дәүләт программасын раслау турында»гы карары проектына җәмәгать экспертизасы уздыру. 2. «Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләмнең күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2014 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законы проектын тикшерү.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.