Магистральнең Казаннан Екатеринбургка кадәрге икенче чираты республиканың Кама алды зонасыннан узачак. Югары тизлекле тимер юлның Татарстан аша узачак өлеше 244 км га сузыла. Поездлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен трассаны эстакада рәвешендә уздыру варианты да карала.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.