Рөстәм Миңнеханов: "Бөгелмә электр насосы заводының перспективалары уңай"
2013 елның 22 июле, дүшәмбе
Бүген Бөгелмәдә Бөгелмә электр насосы заводы нигезендә нефть эшкәртү сәнәгате ихтыяҗларына электр кабельләрен җитештерүче предприятие ачылды. Җитештерүне башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Беренче чиратта ТР Президенты Бөгелмәдә төзелеп килүче бала тудыру йортын карады. Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов хәбәр иткәнчә, Бөгелмә бала тудыру йорты өч район - Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә районнары өчен үзәк бала тудыру йорты булачак. Ике блок төзелгән, өченчесен төзеп бетерәсе генә калган, анда гинекология бүлеге урнашачак.