ТР Бөгелмә районында нефть саммиты үз эшен башлады

2013 елның 22 июле, дүшәмбе
Анда Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаша
Бүген Татарстан Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә, “Татнефть” ААҖ “Нептун” ял базасында нефть саммиты – республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР нефть компанияләре җитәкчеләренең еллык киңәшмәсе башланды.
Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү компанияләре, федераль ведомстволар территориаль идарәләре җитәкчеләре, Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм ТР нефть районнары җитәкчеләре катнаша.
Киңәшмәдә катнашучылар “Татнефть” ААҖ, “РИТЭК” ААҖ, Казан федераль университет белән “ТНГ-групп” ҖЧҖ тәкъдим иткән алдынгы технологияләр күргәзмәсен карадылар.
Форум барышында безнең нефть компанияләренең 2013 елның беренче яртысындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International