2013 елның 1 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Эшкуарлыкка ярдәм итү департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Болотаев Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары предприятиеләре һәм оешмалары белән 2013 елда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.
Предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлтелгән программалар буенча барлык булган сорауларына җаваплар алдылар.