12 нче октябрьда Тәтештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында муниципаль районының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2012 елның гыйнвар-август айларында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын әзерләде. Рейтингта беренче өчлекне Әлмәт (1 урын), Түбән Кама ( 2 урын) районнары һәм Казан шәһәре (3 урын) алды
Махсус икътисади зонаны ике мәйданчыкта – Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнарында урнаштырырга тәкъдим ителә.
Яңа МИЗның төп юнәлеше - мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек булачак, шул исәптән программа продуктлары җитештерү, мәгълүматны эшкәртү һәм тапшыру системалары булдыру, шулай ук фәннең башка өлкәләрендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үткәрү.
23 нче сентябрь көнне илкүләм “Милләтләр кроссы-2012” традицион спорт чарасы булып узды. Казанда 21 меңнән артык халыкны җыйган ярышлар бер үк вакытта 4 мәйданчыкта булды. Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, Мирный бистәсенең Каенлык мәйданында 4 километр араны йөгереп, спорт чарасында актив катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумында Татарстан стендын карады.
Татарстан Республикасы стендында булачак IT-университеты кампусы һәм Иннополис торак йорты макетлары тәкъдим ителгән. Россия Федерациясе Премьер-министры Татарстан проектларына югары бәя бирде.