Икътисад тармакларын һәм социаль өлкәне Россия Федерациясенең БСОга керүе шартларына әзерләү һәи җайлаштыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды

2013 елның 20 августы, сишәмбе
2013 елның 16 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Икътисад тармакларын һәм социаль өлкәне Россия Федерациясенең БСОга керүе шартларына әзерләү һәм җайлаштыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды. Утырышта сәнәгать предприятиеләренә ярдәмнең яңа формаларын эшләү процессында хакимиятнең федераль органнары белән хезмәттәшлеккә кагылышлы сораулар һәм БСО шартларында яклау чараларын эшләү буенча республиканың нефть-химия һәм автомобиль төзелеше комплекслары предприятиеләре дә күтәргән проблемаларны күздә тоткан гамәлләр буенча фикер алыштылар. БСО шартларында агросәнәгать комплексындагы вазгыятьне үзгәртүне анализлау һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тиешле ярдәм чараларын эшләү буенча федераль үзәк белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре, шулай ук 2013 елда Бөтендөнья сәүдә оешмасы һәм Таможня союзы кысаларында хуҗалык итү шартларына Татарстан Республикасы икътисады тармакларын һәм социаль өлкәләрен җайлаштыру буенча чаралар планын үтәү буенча башкарылган эшләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International