Татарстан Республикасында гамәлдә булган норматив актларның һәм аларның проектларының көйләү йогынтысын ачык бәяләү процедурасын эшләтеп җибәрү буенча эш дәвам итә

2013 елның 20 августы, сишәмбе
Норматив актларның көйләү йогынтысын бәяләү проблеманы, аны көйләү максатын һәм хәл итүнең мөмкин ысулларын анализлау нигезендә норматив актларны кабул иткәннән соң ихтимал булган уңай һәм тискәре нәтиҗәләрне билгеләү һәм бәяләү, шулай ук актларда эшкурлык һәм башка икътисадый эшчәнлек өлкәсендә хезмәт итүче физик һәм юридик затлар өчен артык вазыйфалар, тыюлар һәм чикләүләр кертүче нигезләмәләрне табу, ачыклау максатында уздырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2013 елның 2 авгутында имзаланган 250нче боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан кабул ителүче (игълан ителүче) Татарстан Республикасында гамәлдә булган норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актларның проектларының көйләү йогынтысын башлангыч һәм җентекле бәяләүне уздыруның методикасы эшләнде һәм расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International