Бүген ТР Дәүләт Советында инвестиция, инновация өлкәсендә республика кануннарын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Очрашуда парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев һәм ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнашты.
“NANOTECH 2012”нең максаты – халыкара хезмәттәшлекне һәм сәнәгать кооперациясен активлаштыру, алга таба нанофән үсешен камилләштерү һәм нанотехнологияләрне җитештерүнең төрле өлкәләрендә кулланылышка кертү юлларын эзләү, бу өлкәдәге халыкара тәҗрибәне өйрәнү.
12 нче ноябрь көнне “Корстон”да “Һәркем өчен үтемле финанслар. Финанс системасының социаль җаваплылыктагы үсешен ничек тәэмин итәргә?” дигән XI илкүләм конференция ачылды. Конференцияне ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Микрофинанс базары катнашучыларының илкүләм партнерлыгы (НАУМИР) президенты Михаил Мамута катнашында узды. Ике көнгә исәпләнгән конференция эшендә дөньяның 14 иленнән финансистлар катнаша.
Бүген Казан IT-паркында “Россиянең яшь эшмәкәре-2012” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.
Бәйгенең максаты – яшьләр арасында социаль-икътисади үсешнең мөһим факторы буларак эшмәкәрлекнең уңай образын формалаштыру, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәләтле, актив яшьләрне барлау һәм бәяләү.
Бәйгенең республика этабына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Яшел Үзән, Әгерҗе, Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән, Кукмара, Алексеевски, Аксубай бистәләреннән 50 дән артык яшь эшмәкәрнең проекты узган.
9 нчы ноярь көнне сәгать 14.00 Казан “IT-паркында” “Яшь эшмәкәр-2012” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалып, җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк.
Бәйгенең максаты – яшьләр арасында эшмәкәрлекнең уңай образын формалаштыру, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәләтле, актив яшьләрне барлау һәм бәяләү.
Төбәк этабы җиңүчеләре Татарстан данын “Россиянең яшь эшмәкәре-2012” бәйгесендә яклаячак.
Иң элек ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның план чорына социаль-икътисади үсеш фаразы белән таныштырып үтте.