Мидхәт Шаһиәхмәтов эшкуарларга ярдәм итү буенча муниципалитетлар белән киңәшмә уздырды

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
2013 елның 16 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов видеоконференция форматында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлек вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Икътисад министры киңәшмәдә катнашучыларны «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны сайлап алу конкурсының быелгы беренче этабы йомгаклары белән таныштырды. Бәйге нәтиҗәсендә каралган 66 заявканың 65е хупланган. «Үз проектларын инде хәзер үк гамәлгә ашыра башласыннар өчен, җиңүчеләр белән тиз арада субсидияләр алу буенча килешү төзеләчәк», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International