Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Якын киләчәктә республикада 14 сәнәгый мәйданчык пәйда булуы ихтимал
2013 елның 21 августы, чәршәмбе
ТР Икътисад министрлыгы муниципаль берәмлекләрдә сәнәгый парклар булдыру өстендә эш алып бара. Киләсе елга Татарстанда яңа сәнәгый паркларның саны 14 кә якынлашуы бик ихтимал. Нәкъ менә 14 муниципаль берәмлектә әлеге юнәлештәге проектлар азагына якынлашып килә дияргә була. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта билгеле булды. Матбугат очрашуында ТР Икътисад министры урынбасары – Эшмәкәрлек үсешенә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Эшмәкәрлек үсешенә ярдәм үзәге директоры Артем Наумов, “Химград” технополисы белән идарә итүче – “Идея Капитал” идарәсе ширкәте” ААҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин катнашты.
Рөстәм Сибгатуллин Татарстанда сәнәгый мәйданчыклар санын арттыруга зур игътибар юнәлтелүен ассызыклады. Аеруча җитештерүче сәнәгать үсешенә зур басым ясала. Аның әйтүенчә, июль аенда сәнәгый парклар булдыру темасына ТР Икътисади министрлыгында берничә киңәшмә үткәрелгән. Аның эшендә 34 муниципаль берәмлек башлыгы катнашкан. Әмма якын арада сәнәгый парклар булдыру турындагы сүз әлегә 14 муниципаль берәмлеккә кенә кагыла. Болар түбәндәгеләр: Яшел Үзән, Теләче, Яр Чаллы, Лениногорски, Саба, Бөгелмә, Менделеевски, Алабуга, Кама Аланы, Әлмәт, Зәй, Биектау районнары. Аларның кайберләрендә төрле сәнәгый парклар, технопарклар инде гамәлдә, калганнарының 2014 нче елда файдалануга тапшырылуы ихтимал. Аларның проектларына Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы экспертлары бәя бирәчәк. Яңа сәнәгый мәйданчыклар дәүләтнеке дә, хосусый да була ала.
“Сәнәгый парк булдыру проектына әле тотынмаган район җитәкчелеге белән аңлату эшләре, сөйләшүләр алып барыла. Җир мәйданы бүлеп бирелә, резидентлар барлыкка килгән очракта, сәнәгый мәйданчыкның эшкә сәләтле булып танылуы аңлатыла. “Муниципалитетларның мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын РФ Икътисади үсеш министрлыгына җиткерергә тырышабыз”, - ди Рөстәм Сибгатуллин.
Технопарк индустриаль парктан нәрсәсе белән аерыла дигән сорауга, ТР Икътисад министры урынбасары: “Технопаркларның “кече энесе” саналган сәнәгый парклар, кагыйдә буларак, муниципаль берәмлекләр территорияләрендә урнаша”, - дип җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, быел республиканың “Химград”, КИП “Мастер” кебек технопарклары РФ Икътисади үсеш министрлыгы экспертларында хуплау табып, ярдәмгә ирешә алган. Ә “Теләче” һәм “Саба” сәнәгый парклары ярдәмнән мәхрүм калган. “Киләчәктә без муниципаль районнардагы сәнәгый паркларны да игътибар үзәгенә кертергә омтылабыз”, - дип белдерде Рөстәм Сибгатуллин. “Сәнәгый мәйданчыклар булдыру эшмәкәрлекнең милек формалары белән тигез колачлау мәсьәләсендә ярдәм итеп, авыл районнары бюджетын дифференциацияләүгә мөмкинлек бирәчәк”, - дип саный ул.
“Бүгенге көндә Татарстанда дәүләт технопарклары һәм технополислары кебек милекләтә ярдәм объектлары булдырылды, башлап кына җибәрүче предприятиеләр өчен җиһазланган мәйданнарны арендалауның ташламалы шартлары белән дәүләт бизнес-инкубаторлары челтәре гамәлдә. Республикада шулай ук хосусый җитештерү мәйданнары һәм технопарклар да эшли”, - дип җөпләде Рөстәм Сибгатуллин. Аның фикеренчә, әлеге инфраструктура бизнесны бер мәйданда кластер принципы, кооперация һәм субконтрактация буенча туплау өчен этәргеч булып хезмәт итте.
“Татар-информ” ИА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз