Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Индустриаль парклар район эшмәкәрләренә якыная
2013 елның 20 августы, сишәмбе
Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яңа юлларын эзләү дәвам итә. 20 август көнне моңа бәйле тагын бер яңалык билгеле булды - тиздән республика районнарында эшмәкәрләр өчен махсус индустриаль парклар төзи башларга мөмкиннәр.
Җитәкчеләр әлеге карарны юкка гына кабул итмәгән. Хәзерге вакытта үз эшеңне ачып, җитештерү өлкәсендә эш башлау өчен күп көч сарыф итәргә кирәк. Махсус бина табу, аны тиешенчә җиһазлау, эш урыннарын югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү җиңел түгел. Эшмәкәрләрнең байтагын нәкъ менә әлеге проблемалар куркыта. Күбесе җитештерү эшчәнлеген яхшылап башлап та җибәрә алмыйча, оештыру эшчәнлегенең кайсыдыр этабында туктап калырга мәҗбүр.
Эшмәкәр үз бизнесы турында гына уйларга тиеш
Республиканың төрле шәһәр һәм районнарында махсус индустриаль парклар андый проблемаларны тулысынча юкка чыгарып, үз эшен яңа гына башлап җибәргән эшмәкәрләргә тулысынча үз бизнесы турында гына уйларга мөмкинлек бирәчәк.
«Татарстанның бизнес өлкәсе эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен тулысынча әзер мәйданнар ясауның табышлырак булганын аңлый башлады. Әгәр дә без республиканың һәр муниципаль берәмлегендә шундый индустриаль парклар булдырсак, кече һәм урта эшмәкәрләр тулысынча әзер, заманча җиһазлар белән тулыландырылган махсус бинага килеп утырачак. Аларга дәүләт белән мөнәсәбәтләрне җайларга, махсус килешүләр төзергә туры килмәячәк», - дип сөйләде «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган чарада Татарстанның икътисад министры урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм Департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин.
Җитештерү өчен шартлар булмау бизнес үсешен тоткарлый
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлау өчен, беренче чиратта, бина кирәк. Продукцияңнең сыйфаты көндәшлеккә сәләтле булуын теләсәң, җиһазларның заманча булуы мөһим. Кызганычка каршы, Татарстанда гына түгел, хәтта Россиядә дә бизнес белән шөгыльләнү өчен уңайлы биналар бармак белән генә санарлык. Булганнарын да яңартырга, үзгәртеп корырга кирәк. Шуңа күрә төрле тармак эшмәкәрләрен берләштерә торган махсус сәнәгать парклары булдыру республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур өлеш кертәчәк, дип саный Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге директоры Артем Наумов.
«Танышларым арасында бизнеслары уңышлы барган эшкуарлар бихисап. Беренче карашка барысы да яхшы кебек. Тик чынлыкта исә продукциягә ихтыяҗ зур, ә тагын да күбрәк җитештерү өчен шартлар җитми. Нәтиҗәдә, бизнес үсеше тоткарлана», - дип аңлатты ул журналистларга.
Хәзерге вакытта Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатыннан дәүләт технопарк һәм технополислары, шәхси индустриаль парклар эшли. Районнарда шундый парклар төзү эшен 2014 елда башлап җибәрергә планлаштыралар. Бүгенгә әлеге төр җитештерү мәйданчыклары булдыралачак 14 район билгеләнгән инде. Якын киләчәктә исә андый районнар саны 34кә җитәр, дип уйланыла.
Татарстан Республикасы электрон газетасы Интертат.ру
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз