ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
7 нче сентябрьдә Казанда Россия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевка Татарстанның инновацион инфраструктурасы үсеше һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ Финанслар министрлыгы белән багланыш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә берничә инновацион проектны тәкъдим иттеләр.
Киңәшмә Казан IT-паркының конференц-залында үтте. Киңәшмә эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм ТРның зур предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Иннополис шәһәре төзелеше турында Роман Шәйхетдинов сөйләде. Әлеге IT-проект төбәк, ил икътисады үсешенең яңа ноктасы, диде ул.
2013 елда Татарстан Республикасында тулай төбәк продукты(ВРП) күләме үсеш темплары 2,3% тан артмаганда 1,520 трлн. сум тәшкил итәчәк, дип көтелә.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетының 2014 нче елга һәм 2015 – 2016 нчы елларның планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары мәсьәләләре буенча булган утырышында хәбәр итте.
Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, ТР социаль-икътисади үсеше фаразы, соңгы елларга хас булган кулланучылар соравының кимүен һәм алдынгы илләрдә икътисади үсеш темпларының әкренәюен исәпкә алып, төзелгән. Халыкара валюта фонды(МВФ) фаразлары буенча, 2013 нче ел нәтиҗәләре нигезендә дөньяда икътисад үсеше темплары 3% тан артмаячак. Татарстан өчен бу экспорт күләменең кимүен аңлата, чөнки республикада җитештерелә торган продукциянең яртысы чит илгә җибәрелә.
2013 елның 16 сентяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак..
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Онлайн трансляциян yatv.ru/mert  сайтында карап була.
Утырыш 2013 елның 16 сентяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-52
2013 елның 11 сентяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кредитлау системасын үстерү өчен субсидияләргә заявкалар карау була.
Утырыш 2013 елның 11 сентяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 106 каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-50.

7
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасына РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев эшлекле очрашуга килде.
Килү белән РФ икътисади үсеш министры “КАМАЗ” ААҖнә (Чаллы ш.) юнәлде, анда ул “КАМАЗ ААҖ”нең фәнни-техник үзәгендә булды, зур йөк машиналарының яңа модельләре белән танышты, автопредприятиенең производство мәйданчыкларын карады.
Шулай ук Алексей Улюкаев “Алабуга” МИЗда булачак, анда бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә кертелүче берничә проектны тәкъдир итүдә катнашачак.
Моннан тыш, РФ икътисади үсеш министры “Алабуга” МИЗ мәйданчыгында “А плюс парк Алабуга” индустриаль паркы төзелешенә таш салу тантанасында катнашачак.
Көннең икенче яртысында Алексей Улюкаевның Казанга килүе, Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге, ИТ-парк – югары технологияләр өлкәсендәге технопарк эшчәнлекләре белән танышуы көтелә.
Бөтен программа буенча Алексей Улюкаевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөри. 

ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева коммерцияле булмаган оешмаларның әһәмиятен әнә шулай бәя­ли.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фо­мин сүзләренә караганда, бу суммага РФ Президенты, рес­публиканың Хез­мәт, эш белән тәэ­мин итү һәм социаль як­лау, Икътисад министрлык­ла­ры­ның грантлары да кер­телгән.
Бүген унсигез проект Россия Президенты грантын откан инде. Аларга федераль бюджеттан 26 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Сәрия Сираҗиева быел әлеге грантны отуда катнашучы проектлар санының артуын да билгеләп үтте. “Моннан ике ел элек кенә әлеге проектлар Рос­сиянең барлык төбәк­лә­рендә дә тормышка ашырылмый иде. Шуңа күрә 2011 елда үткәрелгән бәйгедә илнең егерме төбәге генә катнашты. Быелгы конкурс исә катнашучыларны Россиянең барлык төбәкләреннән җый­ды”, – ди икътисад министры урынбасары. Нәтиҗәдә федераль бюджеттан бирелгән 630 миллион сумны илнең 49 төбәге үзара бүлешә. 

Бүген Казанда Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка Россия инновацион регионнары ассоциациясенең Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә кайбер инновацион проектларны тәкъдир иттеләр.
Киңәшмә Казанда ИТ-парк конференц-залында узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт ШаҺиәхмәтов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

6
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген "Интерра-2013" Новосибирск инновацион форумында "Регионнарның инновацион инфраструктураларын үстерү һәм нәтиҗәлекләрен арттыру" эспертлар сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инновацион инфраструктураны үстерүдә Татарстан Республикасының тәҗрибәсе турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов моназараның модераторы булды, сессиядә Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары регионнарының вәкилләре катнашты. Анда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнаштылар.

Татарстан Президенты кереш сүзендә республикада оештырылган инновацион инфраструктура турында хәбәр итте. "Без икътисадыбызның алга таба үсешен күрәбез, шул исәптән булдырылган инфраструктура нигезендә дә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты - Россия Инновацион регионнар ассоциациясе Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Новосибирскка эш визиты кысаларында Россия Инновацион регионнары ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең чираттан тыш җыелышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнаштылар.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, РИРА составына яңа, 13 нче регион - Алтай крае өстәлгән. Ассоциация башкарма директоры вазыйфасына Иван Бортник яңадан сайланды, РИРАның ВЭБ белән хезмәттәшлеге турында килешүгә имза салынды. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, комитетлар җитди эш башкарган. Федераль контакт системасы турындагы законны гамәлгә кертү өчен “сынау” регионнары итеп сайлап алынган 7 регион арасында 6 регион РИРАдан.
Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Новосибирск шәһәренә эш визиты кысаларында «Интерра’13» Халыкара инновация форумында катнаша. Форумның ачылышында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА) Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул форум программасы шул исәптән РИТА чаралары белән дә тулыландырылуын билгеләп үтте. «Инновацияле төбәкләр ассоциациясе җыелышларын һәм утырышларын эре халыкара икътисадый һәм инновацион форумнар кысаларында уздыру яхшы традициягә әйләнеп бара», – диде Рөстәм Миңнеханов, РИТА әгъзаларының Санкт-Петербургта узган икътисадый форумда, Томскида үткән инновацион форумда катнашуын искә төшереп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International