Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Попечительләр советы утырышын уздырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.