Министрлык эшкуарларның белем алуга бәйле чыгымнарын субсидияләүне дәвам итә

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри әзерлек алуга, яңадан әзерлек уздыруга, квалификацияне күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алу чыгымнарын кайтаруны субсидияләүгә гаризалар сайлап алу конкурсының чираттагы этабын узадыра, ул 2013 елның 11 ноябренә кадәр дәвам итә. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында уздырыла һәм эшкуарлык субъектларына белем алуга киткән акчаларын субсидия формасында кире кайтарырга мөмкинлек бирә. 2013 елда субсидияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан субсидия алуга килгән 60 гаризаның 41е хупланды, бу 3,4 млн сумны тәшкил итә. 2013 елның 23 октябрендә конкурсның чиртатагы этабын уздыру кысаларында икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан вуз вәкилләре белән «Эшкуарларның белем алуга бәйле чыгымнарын субсидияләү» темасы буенча киңәшмә уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International