Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!
Хөрмәтле депутатлар!
Чакырылган кунаклар!
Сезнең карауга 2014-2016 елларга урта сроклы чорга республиканың социаль-үсеш фаразы тәкъдим ителә.
Фаразны эшләү кысаларында республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре һәм предприятиеләре белән зур эш башкарылды. Фараз күрсәткечләре зона киңәшмәләрендә, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тыңлауларында тикшерелде.
Фараз бәяләмәләре нигезенә салынган иң мөһим тышкы һәм эчке факторларга тукталып үтәм.
Фараз тышкы, шулай ук эчке базарларда хөкем сөргән чиктән тыш катлаулы макроикътисадый вәзгыятьтә, икътисад динамикасы акрынаю шартларында эшләнде.
Халыкара валюта фонды бәяләмәсенә караганда, 2013 елда дөньякүләм үсеш темплары чама белән 2,9 процент тәшкил итә; республиканың төп сәүдә партнерлары булып торган Еврозона илләрендә сизелерлек уңай үзгәрешләр күзәтелми.
Республикада җитештерелә торган сәнәгать продукциясенең яртысының экспортка җибәрелүе республика продукциясенең аерым төрләре буенча экспортка җибәрү күләмнәре кимү тенденциясенең безгә куркыныч белән янау ихтималын аңлата.
Эчке факторлар арасыннан хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булуын, кулланучылар ихтыяҗы динамикасының акрынаюын, чималга, электр энергиясенә, табигый монополияләр хезмәтләре күрсәтүгә бәяләрнең артуы сәбәпле, производство чыгымнарының үсүен билгеләп үтәргә кирәк. Болар тышкы факторлар белән бергә агымдагы икътисадый вәзгыятькә тискәре йогынты ясый.
Тулаем алганда илдә дә шундый ук хәл күзәтелә. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы фаразны инде өч тапкыр яңадан карап, 2013 елга илнең эчке тулаем продукты күләме үсеше темпларын 1,8 процентка калдырды.
Агымдагы елда Татарстан Республикасында төбәкнең тулаем продукты күләменең үсеш темплары 2,4 процентка кадәр кимеде. Сәнәгатьтә, сәүдәдә, төзелештә, узган елдагы белән чагыштырганда, түбән динамика күзәтелә. Аномаль корылык авыл хуҗалыгында җитештерү күләмнәренә тискәре йогынты ясады. Безнең бәяләмәләргә караганда, әлеге тенденцияләр агымдагы елның 4 кварталында да сакланачак.
Еел йомгаклары буенча төбәкнең тулаем продукты күләменең 1 триллион 520 миллиард сум тәшкил итүен (үсеш темпы – якынча 2,3 процент) көтәбез.
Агымдагы шартлар икътисадый үсешкә этәргеч бирү өчен шартлар тудыру буенча өстәмә чаралар эшләүне таләп итә. Бу максаттан чыгып, министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, республика Социаль-икътисадый үсеш программасына кертү өчен кайбер яңа чаралар әзерләнде. Хәзерге вакытта тиешле закон проекты буенча килештерү процедурасы төгәлләнеп килә, шуннан соң ул билгеләнгән тәртиптә республика Дәүләт Советына кертеләчәк.
Социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре кимү урта сроклы фаразларда чагылыш тапмый кала алмый.
Агымдагы елда фаразны формалаштыру “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше” мәгълүмати-анализ системасында фаразлау модулендә хәл ителде. Әлеге системаны гамәлгә кертү эшебезнең нәтиҗәсен һәм фаразлар сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Фараз күрсәткечләрен эшләүдә югарыда телгә алып үткән тенденцияләр һәм Россия икътисадын үстерүнең сценарий шартлары (алар нигезендә 2014 елда Россиядә тулаем эчке продукт күләменең үсеше, дөнья икътисадын салмак торгызу фонында, 3 процент дәрәҗәсендә фаразлана) исәпкә алынды.
Урта сроклы перспективада килеп туган вәзгыятьтән, республикабызның төп тармакларының, предприятиеләре һәм муниципалитетларының үсеш планнарыннан, илне үстерүнең сценарий шартларыннан чыгып, төбәкнең тулаем продукты күләме үсеш темпларын 2014 елда 4,2 процент дәрәҗәсендә фаразлыйбыз.
Төбәкнең тулаем продукты күләменә төп өлешне муниципаль берәмлекләр буенча, элеккечә үк, Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары кертә.
Урта сроклы чорда төбәкнең тулаем продукты күләменең үсеш динамикасын билгеләргә тиешле икътисадның төп секторларының үсеш фаразларына аерым тукталып үтәсем килә.
Иң элек бу – сәнәгать. Аның өлешенә төбәкнең тулаем продукты күләменең 42 проценттан артыграгы туры килә.
Агымдагы елның соңгы айларында сәнәгатьтә берникадәр җанлану күзәтелә. 2014 елда, агымдагы тенденцияләрдән һәм зур предприятиеләребезнең үсеш планнарыннан чыгып, сәнәгатьтә җитештерү индексы 104,6 процент күләмендә фаразлана.
Сәнәгатьтә төп өлешне, гадәттәгечә, нефть химиясе һәм машина төзелеше предприятиеләре тәэмин итәчәк.
Республикабыз предприятиеләре тарафыннан зур инвестицион проектлар кысаларында булдырылган объектларны сәнәгатькә файдалануга тапшырудан чыгып, нефть химиясе продукциясен, җиңел автомобильләрне, шулай ук кайбер яңа продукция төрләрен җитештерү күләмнәрен арттыру фаразлана.
Төбәкнең тулаем продукты күләмен үстерүгә җитди өлеш кертә торган икътисадның икенче бер секторы – сәүдә. Урта сроклы перспективада ваклап сатудагы товар әйләнеше динамикасы 5 проценттан күбрәк дәрәҗәдә фаразлана.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгында, 2013 елдагы түбән базадан чыгып, 2014 елда продукция күләме 155 миллиард сум дәрәҗәсендә (үсеш темпы – 105 процент) фаразлана.
Бүген, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бик зур кредитларга чумып эшләвеннән чыгып, җитештерүнең нәтиҗәсен яхшырту (хәзерге вакытта ул шактый түбән дәрәҗәдә) беренче чираттагы бурычка әйләнә. Агымдагы чикләүләр шартларында авыл хуҗалыгындагы чыгымнарының максималь дәрәҗәдә җитештерүчәнлекне тәэмин итүе зарури.
2014 елда төзелеш комплексында үсеш темплары 5 процент дәрәҗәсендә фаразлана.
Торак өлкәсендә ел саен 2 миллион 400 мең кв м чамасы торак мәйданын, шул исәптән социаль ипотека буенча якынча 400 мең кв м торак мәйданын файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Моннан тыш аренда торагы базарын үстерү торак проблемасын хәл итүнең перспективалы ысулларыннан берсе булып тора. Сезгә мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тиешле Указны имзалады (Указ агымдагы елның 1 октябреннән гамәлгә керде).
Аренда торагы базарын үстерү программасы нигезендә 2016 елга 420 мең кв м га кадәр аренда торагы мәйданын файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Хәзерге вакытта, республика Президенты Указы нигезендә, аренда торагын төзү, бирү һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча хокукый актлар эшләү һәм кабул итүне төгәлләргә кирәк.
Хөрмәтле депутатлар!
Агымдагы шартларда, кризиска кадәрге икътисадый үсеш факторлары асылда юкка чыккан бер мәлдә, инвестицияләр җәлеп итү һәм ресурслардан ничек тә нәтиҗәлерәк файдалану иң мөһим бурычлар булып тора.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында төп капиталга инвестицияләр күләме 175 миллиард сумнан артып китте, узган елның шушы ук чорындагы дәрәҗәдән шактый ук югары бу.
Эшчәнлек төрләре ягыннан инвестицияләрнең иң зур күләме – өчтән бер өлеше диярлек эшкәртү производствосына, 20 проценты чамасы күчемсез милек белән операцияләргә, 13 процентка якыны файдалы казылмалар чыгаруга туры килә.
Инвестицияләрне финанслау чыганаклары структурасында заем средстволары өлеше арту күзәтелә.
Республика Милли банкы мәгълүматларына караганда, ел башыннан икътисадка кредитлар күләме 7 процентка арткан.
Агымдагы икътсадый шартларда кредит ресурслары җәлеп итү билгеле бер дәрәҗәдә предприятие бюджетларына җитди бурыч йөгенә әйләнергә мөмкин.
Халыкара капитал базарларында кредит ресурслары бәясе артуга бәйле агымдагы куркынычлардан чыгып фикер йөрткәндә, бу алга таба продукциянең үзкыйммәтен арттыруга һәм инвестицияләрне финанслауның төп чыганагы – табышның кимүенә китерергә мөмкин.
Агымдагы елда табыш күләме узган елдагы дәрәҗәгә карата 97,7 процент тәшкил итә.
Шул ук вакытта республика предприятиеләренең 22 проценты чамасы зыянга эшли, аларның зыян күләме узган елның 8 аендагы белән чагыштырганда 1,3 тапкыр артты. Зыянга эшләүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм милекчеләре игътибарын тагын бер кат үзләренең эш нәтиҗәсен яхшырту чаралары комплексын тормышка ашыру зарурилыгына юнәлтәсем килә.
Татарстан Республикасында табыш кимүгә яки зыян күләме үсүгә юл куйган предприятиеләр белән тармак министрлыкларында баланс комиссияләре дәрәҗәсендә, шулай ук ведомствоара эш төркемнәре дәрәҗәсендә системалы эш алып барыла. Моннан тыш бүгенгә Татарстан Республикасы буенча Салым хезмәте идарәсе тарафыннан үткәрелгән салым тикшерүләре нәтиҗәләре буенча зыян күләме якынча 2 миллиард сумга кимегән; анализга корылган эш нәтиҗәләре буенча предприятиеләр йөкләмәләре аныкланып, зыян күләме чама белән 3,6 миллиард сумга киметелгән.
2013 ел йомгаклары буенча табышны тулаем алганда 222 миллиард сум күләмендә фаразлыйбыз, 2014 елда – 236 миллиард сум.
Үзфинанслау чыганакларының чикләнгәнлеге шартларында турыдан-туры инвестицияләрнең, шул исәптән чит илләр инвестицияләренең роле арта, чөнки алар белән бергә югары квалификацияле белгечләр җәлеп ителә, эш активлыгы арта, алдынгы инновацияләр һәм технологияләр нигезендә көндәшлеккә сәләтле производстволар булдырыла.
Бүгенгә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы чит илләр инвестицияләрен җәлеп итүнең төп үзәге булып кала. Хәзер биредә 39 резидент (игълан ителгән инвестицияләр күләме 100 миллиард сумнан артыграк) теркәлгән.
2016 елга махсус икътисадый зонага, 200 миллиард сумга кадәр күләмдәге инвестиция белән, 70тән артыграк компания-резидентны җәлеп итү планлаштырыла.
Фаразланыла торган чорда, “Алабуга” махсус-икътисадый зонасын үстерү һәм киң колачлы инфраструктура проектларын тормышка ашыру белән беррәттән, инвестицияләрнең төп күләме зур предприятиеләребезнең капитал салулары белән тәэмин ителергә тиеш.
Инвестицион климатны яхшырту эше кысаларында инвесторларга дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге аерым игътибар үзәгенә алынырга тиеш.
Сезгә мәгълүм булганча, 2014 елның 1 гыйнварыннан “Контракт системасы турында” яңа Федераль закон гамәлгә керәчәк. Сатып алуларны мәҗбүри рәвештә җәмәгатьчелекнең фикер алышуына чыгару, планлаштыру һәм аларга мониторинг ясау контракт системасы турында яңа законның төп нигезе булып тора.
Татарстан Республикасы аның аерым механизмнарын сынап карау буенча пилот төбәк итеп билгеләнде. Хәзерге вакытта 44 нче Федераль закон нормалары нигезендә республикада гамәлдәге дәүләт заказы системасына җайлашу, шулай ук тиешле кадрлар әзерләү һәм өйрәтү төп бурычлар булып тора.
Кече һәм уртача бизнес әледән-әле үзгәреп торган мохиткә тизрәк җайлаша һәм халыкның шактый ук зур өлешен эш белән тәэмин итә, бу агымдагы вәзгыять өчен – бигрәк тә актуаль мәсьәлә.
Бүген республикада җитештерелә торган төбәкнең тулаем продукты күләменең 24 проценты әлеге секторга туры килә.
Шул ук вакытта республикада кече һәм уртача бизнес әйләнешенең төп өлеше – 50 проценттан артыграгы сәүдә өлкәсенә туры килә. Бу секторда сәнәгать өлеше 16 проценттан артмый, шул ук вакытта нык үсешле илләрдә әлеге күрсәткеч 25 процентка җитә.
Шуның белән бергә, урта сроклы перспективада тотрыклы икътисадый үсеш башлыча реаль секторда кече һәм уртача эшмәкәрлекне үстерү дәрәҗәсенә бәйле.
Бу җәһәттән агымдагы елда эшмәкәрлекне үстерүгә этәргеч бирү чаралары беренче чиратта “производство бизнесы”на юнәлдерелгән. Аерым алганда, кайбер финанс ярдәме программалары (“Лизинг-грант”, “Инновацияләр һәм технологик модернизация”, технологик тоташтыруга чыгымнарны компенсацияләү, кластер грантлары) тормышка ашырылып килә.
Тагын бер мөһим юнәлеш – эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасын булдыру һәм үстерү. Республикада технопарклар структуралары уңышлы эшләп килә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов кушканны үтәү кысаларында республикабызның муниципаль берәмлекләрендә сәнәгать паркларын булдыру концепциясе тормышка ашырыла. Оештырылып килә торган сәнәгать мәйданчыклары арасыннан Теләче, Саба, Зәй, Алабуга районнарын һәм уңай үсеш темпларын күрсәтүче башка кайбер районнарны билгеләп үтәргә була.
2014 елда технопарклар структуралары резидентларының җитештерү күләме акчага салып исәпләгәндә 84 миллиард сумнан артыграк дәрәҗәдә фаразлана.
Тулаем алганда югарыда атап үтелгән юнәлешләрне тормышка ашыру “производство” бизнесының кече һәм уртача эшмәкәрлекне үстерүгә кертә торган өлешен арттыруга ярдәм итәргә тиеш.
Хөрмәтле депутатлар!
Экспортка чыгарыла торган чимал булмаган товарларның күләмен арттыру икътисадый үсешнең иң мөһим факторы булып тора. 2016 елга әлеге күрсәткеч, республиканың Социаль-икътисадый үсеш программасы нигезендә, сәнәгатьтә җитештерү күләменең агымдагы 26 процентыннан 30 процентка кадәр җитәргә тиеш.
Республиканың чимал булмаган экспорт нигезен үсеш мөмкинлекләренә ия булган нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәләре продукциясе тәшкил итә. Моның өчен Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керүнең барлык өстенлекләре һәм мөмкинлекләреннән – экспортерларыбыз өчен сәүдә киртәләренең кимүеннән, шулай ук эчке базарны саклау буенча мөмкинлекләребездән файдаланырга кирәк.
1 сентябрьдән кайбер товарларга импорт пошлиналары тагын да кимеде. Алар арасында республикада җитештерелә торган товарлар да бар.
Безнең товар җитештерүчеләребезгә Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында эшләргә өйрәнергә һәм үз мәнфәгатьләрен яклауның рөхсәт ителгән чараларыннан файдалана белергә кирәк.
Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында көндәшлеккә сәләтне арттыруның төп факторы булып яңа технологияләр кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру торырга тиеш. Әлеге бурыч федераль дәрәҗәдә дә өстенлекле бурыч сыйфатында билгеләнгән.
Бүген республикада, тулаем алганда илдәге кебек үк, хезмәт җитештерүчәнлеге динамикасы хезмәт хакы үсүдән 2 тапкыр артта калып килә. Әмма агымдагы шартларда күп кенә предприятиеләр хезмәткә түләү чыгымнарын арттыруга төптәнрәк уйлап якын килә башлады.
Урта сроклы чорда җитештерү секторында реаль хезмәт хакы үсү темпларын хезмәт җитештерүчәнлеге үсү темпларына ныграк бәйләү фаразлана. Төбәкнең тулаем продуктында Хезмәт хакы фонды өлеше якынча агымдагы ел дәрәҗәсендә кала – 28 процент чамасы.
Бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары үсүгә Россия Федерациясе Президентының май аендагы указларын тормышка ашыру ярдәм итәчәк. Министрлар Кабинеты бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең барлык категорияләре өчен хезмәт хакын билгеләгән дәрәҗәгә кадәр этаплап арттыруны күздә тоткан боерык кабул итте. Тармак министрлыклары тиешле “юл карталары”н тормышка ашыра.
Халыкның реаль керемнәре үсү темпы 5-6 процент дәрәҗәсендә фаразлана.
Хөрмәтле депутатлар!
Республиканың урта сроклы перспективага исәпләнгән социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары әнә шундый.
Без фаразның асылда тышкы факторлар белән бәйле кайбер куркынычлар (бюджетны үтәү буенча) белән төзелүен аңлыйбыз. Шуның белән бергә, фараздагы параметрларга ирешү өчен җитештерүнең нәтиҗәсен, җитештерелә торган продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру һәм аны яңа базарларга чыгару буенча барлык хакимият органнарына һәм бизнеска җитди төстә уртак эшләргә кирәклеген әйтергә тиешбез.
(Чыгыш берникадәр кыскартып тәкъдим ителде)