ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында эшмәкәрләрнең шикаятьләре һәм тәкъдимнәре өчен “кайнар” элемтә ачык. Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары эшчәнлеге буенча тәкъдимнәр көтә.


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 18 сентябереннән 18 октяберенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәнәгать мәйданнары резидентлары проектларын конкурслы сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итә.
Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышы узды. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТРның консолидацияләнгән бюджетының салымнан кергән һәм салымнан булмаган табышы 75 млрд.сум яки еллык планның 50 проценты кадәр булган. Федераль акчаларны исәпкә алып, гыйнвар-июньдә бюджетка кергән акчаларның күләме 90 млрд.сумнан артып киткән.

Беренче яртыеллыкта республика бюджетына 73 млрд.сум акча күчерелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 51,2 проценты. Үткән ел күрсәткече белән чагыштырганда, керемнәрнең күләме 11,1 процентка (9 млрд. сумнан артык) кимегән.

II квартал нәтиҗәләре буенча, бюджет керемнәре структурасында 4 төп салым чыганакларының өлеше шундый: керемгә салым - 42 процент, физик затлар табышына салым - 24, милеккә салым – 15, акцизлар – 14.

Шишкин сүзләренчә, 2012 нче елның әлеге чоры белән чагыштырганда, керемгә салымнан 7,2 млрд.сумга кимрәк акча җыелган. Физик затларның табышына салымнан кергән акча, киресенчә, 2,6 млрд.сумга арткан. Бу хезмәт хакының артуы һәм эшсезлекнең кимүе нәтиҗәсендә булган. Шулай ук милеккә (2,1 млрд. сумга) салымнан һәм акцизлардан (1 млрд.сумга) керемнәр арткан.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлеккә ярдәм итү комиссиясенең уртак утырышында “Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен Татарстанда 2014 нче елга пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы” ТР закон проекты каралды.
ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева билгеләп узганча, закон проекты нигезендә, 2014 нче елга республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен 5 мең 912 сум итеп билгеләү күздә тотыла. “Шул рәвешле, киләсе елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 21, 4 процентка артачак. Агымдагы елда ул 4 мең 870 сумны тәшкил итә”, - дип белдерде Сәрия Сираҗиева.


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Рөстәм Миңнеханов Массачусетста икътисадның төрле өлкәләренә кертелә торган инновацияләр күләмен билгеләп үтте.
Массачусетс штаты хакимияте һәм бизнесның алга таба иң югары технологияләрне кертүдә һәм инновацион пректларны гамәлгә ашыруда ихтыяҗы бар, бу ачык күренә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук беренче мәртәбә икътисадый һәм торак хуҗалыгы мәсьәләләре берләштерелгән дәүләт оешмасы белән танышканын билгеләп үтте.
Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки, үз чиратында мондый министрлык эксперимент икәнен әйтте, аның кысаларында бүгенге көндә бик күп проектлар ашырыла. Ул мисал өчен әлеге ведомство инновацион тармакларда югары квалификацияле белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе белән шөгыльләнгәнен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Массачусетс штатында инновацион пректларның киләчәк үсешенә, яңа технологияләр һәм яңа идеяләр булдыруга бөтен шартлар тудырылганын ассызыклады.
Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов IPG Photonics компаниясе штаб-квартирасында (Массачусетс, АКШ) булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән “Россия Инновацион атнасы” чараларында катнашу өчен Бостон шәһәренә (АКШ) килде. Анда шулай ук Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов катнаша.

IPG Photonics Директорлар советы рәисе Валентин Гапонцев кыскача тәкъдир белән чыгыш ясады, ул компанияне төзү тарихы һәм аның бөтендөнья базарына лазерлар чыгару турында сөйләде.

Компаниягә 1990 елда Валентин Гапонцев җитәкчелегендәге галимнәр төркеме тарафыннан нигез салынган. Бүген бу трансмилли фәнни-техник корпорация, компания бүлекчәләре 12 илдә эшләп килә, шул исәптән Япониядә, Көньяк Кореядә, Һиндстанда, Франциядә, Сингапурда һәм Бөекбританиядә, компаниянең җитештерү мәйданчыклары АКШта (Оксфорд), Германиядә (Франкфурт) һәм Россиядә (Фрязино) урнашкан.

16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
АКШ һәм бөтен дөньяда алдынгы дип саналган уку йортында - Массачусетс технологик институтутында – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Искә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Бостонга (АКШ) эш визиты белән "Россия Инновацион Атна"сында катнашырга килде.
Массачусетс технологик институты Массачусетс штатының Кембридж шәһәрендә(1 Broadway, Cambridge) урнашкан. Бу югары уку йортын еш кына Массачусетс технологик университеты яки Массачусетс технологияләр институты дип дә атыйлар (Massachusetts Institute of Technology, MIT).
Уку йортына 1861 елда нигез салынган, бүгенге көндә ул Америка һәм дөньяның төп фәнни һәм белем бирү үзәкләренең берсе.

13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Алабуга муниципаль районы Советының зур залында ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашлыгында 1941-1945 еллардагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының утырышы узды.
Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Сәрия Сираҗиева мондый утырышлар Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә узачагын ассызыклады. «Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр бик аз, бары тик бер ел ярым вакыт калды. Иң мөһиме һәр ветеран безнең җылылыкны һәм кайгыртуны тойсын иде», - дип билгеләде ул.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 16 сентяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак..

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Онлайн трансляцияне yatv.ru/mert  сайтында карап була.

Утырыш 2013 елның 16 сентяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Россиядә беренче булып ит эшкәртү калдыкларын эшкәртү буенча Saria Германия концерны заводы бүген "Алабуга" МИЗда эшләтеп җибәрелде. Әлеге заводны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов катнашты.
"Сария Био-Индастрис Волга" терлек аксымнары җитештерү заводына 2011 елда нигез салынган иде һәм ул Saria Германия концернының Россиядәге беренче заводы булды. Яңа предприятие терлекчелек чималын утильләштерү һәм ике төп продукт – терлекләргә ашату өчен он һәм ике төрле – техник һәм терлек азыгы майларын алу максатларында шушы чимал эшкәртеләчәк. Чимал җыю радиусы 1000 километрга кадәр җитә, ягъни бөтен Идел буе округы территориясе.
Завод эшчәнлеге экологик иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк.
Чимал ит эшкәртү предприятиеләрендә урнаштырылган махсус контейнерларда җыелачак һәм барлык ветеринар-санитар кагыйдәләрне үтәгән килеш чыгарылачак. Шундый контейнерлар Татарстан Республикасы Саба районында урнаштырылачак.
Заводка инвестицияләр күләме 38 млн евро. Хәзер үк инде предприятиедә Алабугадан, Чаллыдан һәм башка шәһәрләрдән 150 кеше эшли.
"Ике ел элек без монда терлекчелек калдыкларын эшкәртә торган предприятие төзергә килешкән идек һәм бүген шул заводны ачабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, предприятиене ачу тантанасында чыгыш ясап. – Бу завод кына түгел, бу – җыю һәм эшкәртү буенча бөтен бер система".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International