Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышы узды

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышы булды.

Утырышны Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин уздырды. Бу чара “Казан вертолет заводы” ААҖ территориясендә булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков искәртүенчә, Татарстан территориясендә Россия оборона-сәнәгать комплексының 13 предприятиесе һәм 20 фәнни-тикшеренү институты эшли.

Татарстан Республикасында, Илдар Халиков сүзләренчә,соңгы өч елда фәнни-техник тикшеренүләр үсешенә, балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗаты үсешенә 279 млн. сум акча тотылган.

Премьер-министр шулай ук оборона-сәнәгатендә эшләү өчен белгечләр әзерләү буенча бюджеттагы урыннарга квотаны арттыру кирәклеген белдерде.

Утырыш тәмамланганда Илдар Халиков Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын уздыру өчен Казанны сайлауларына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International