«КНИАТ» Инновацион-технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы технопарк сыйфатында аккредитация үтү турында таныклык алды

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 24 октябрендә «КНИАТ» Инновацион-технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы технопарк сыйфатында аккредитация үтү турында таныклык алды. Татарстан Республикасы инновацион инфрастркутурасы субъектлары аккредитациясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы инновацион инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында»гы 2013 елның 4 июнендәге карарына ярашлы рәвештә уздырыла. Әлеге процедура инновацион инфраструктура субъектларын оптимальләштерергә һәм аларның нәтиҗәлелеген күтәрергә тиеш. Инновацион инфраструктура субъектларына билгеле бер таләпләр куела, алар субъектның инновацион эшчәнлеге дәрәҗәсен шәрехли торган анык критерийлар формасында була һәм төгәл чик күрсәткечкә ия. Аккредитациягә технополислар, технопарклар, индустриаль (сәнәгый) парклар ия булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International