Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Депутатлар Татарстанның 2014 елга бюджет проектын беренче укылышта кабул итте
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген республика парламенты утырышында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.
ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, алдагы өч елга бюджет параметрлары белән таныштырып, елдан-ел бюджетның кытлык өлеше үсә баруын билгеләп үтте. 2014 елга ул 5 409 791, 7 мең сум, 2015 елга – 8 404 770,4 мең сум, 2016 елга 12 374 902,8 мең сум күләмендә планлаштырылган.
Алдагы елларга бюджет проекты республиканың җыелма бюджеты үтәлешен, салым һәм бюджет белән бәйле федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне, федераль бюджет турында закон проектын, республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын исәпкә алып төзелгән. Шулай итеп, республика бюджетының керем өлешенә йогынты ясый торган факторларның берсе булып федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр тора.
Министр сүзләренә караганда, бюджет проектының керем өлешен формалаштырганда ТР Президентының республика социаль-икътисади үсешенең инвестицион һәм инновацион юнәлешләрен көчәйтү буенча куелган бурычлары исәпкә алынган. “Әлеге бурычларны тормышка ашыру табышка салымга, оешмалар милкенә ташламалар бирү, салым салуның гадиләштерелгән системасы аша алып барыла”, - диде Радик Гайзатуллин. 2014-2016 елларның салым сәясәтендә иң мөһиме – салым механизмнары аша кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аларны кызыксындыру көчәйтелергә тиеш.
Алдагы еллардагы кебек, бюджетның төп керем чыганаклары булып табышка салым, физик затлар кеременә салым, оешмалар кеременә салым тора. Алар җыелма бюджетта – барлык салым белән бәйле керемнең 78 процентын, ә республика бюджетында якынча 83 процентны тәшкил итә.
Министр хәбәр иткәнчә, 2014 елда Татарстан федераль бюджеттан төрле юнәлешләр буенча 12,3 млрд. сум акча алачак.
Радик Гайзатуллин аңлатып үткәнчә, РФ Президентының 2012 елның 7 маенда чыккан Указын тормышка ашыру кысаларында, бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру өчен, 2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елда 11 млрд. сумга акча күбрәк каралган. Ашамлыклар, медикаментлар сатып алуга чыгымнарны, инфляциягә бәйле рәвештә, 1 гыйнвардан 5 процентка индексацияләү көтелә. Стипендияләр 5 сентябрьдән 5 процентка артачак. Коммуналь хезмәтләр 1 июльдән 12 процентка индексацияләнә.
Министр сүзләренә караганда, бюджетның чыгым өлешендә ел саен беренче чиратта хәл ителергә тиешле һәм социаль яктан мөһим чыгымнар арта, бюджетның социаль юнәлеше үсә. 2013 ел бюджетында бу юнәлеш бюджетның 65 процентын тәшкил итсә, 2016 елда 80 процентка җитә. Социаль чыгымнар 2014 елда 69 процент булса, 2016 елда 72 процент тәшкил итәчәк.
Шулай итеп, 2014 елга җыелма бюджетның керем өлеше 170,7 млрд. сум, чыгым өлеше 176,1 млрд. сум күләмендә фаразлана. Кытлык – 5,4 млрд. сум күләмендә.
Депутатлар, үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, бюджет проектындагы кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертте. Николай Рыбушкин, мәсәлән, транспортта ташламалы бәядән йөрүчеләр өчен түләү өчен каралган акча күләме һәм мәдәният өлкәсе биналарын төзекләндерү мәсьәләсе белән кызыксынды. ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, транспортта ташламалы бәядән йөрүчеләр өчен түләү өчен бюджетта 2014 елда 927 млн. сум каралганлыгын, ә капиталь төзекләндерү өчен чыгымнарның капитал салулар кысаларында каралуын хәбәр итте. Соңгысы өчен 9.6 млрд. сум акча бүленә.
КПРФ партиясе депутаты Альберт Бикмуллин елдан-ел федераль үзәктән килә торган акча күләме кимүнең сәбәпләре белән кызыксынды. Билгеле булганча, 2014 елда Татарстан федераль бюджеттан төрле юнәлешләр буенча 12,3 млрд. сум акча алачак. Министр җавабыннан аңлашылганча, алдагы елларда федераль казнадан Универсиадага әзерлек өчен акчалар да килгән, хәзер бу юнәлеш юк.
Әлеге партиядән Леонид Иванов исә бюджет кытлыгын нинди чыганаклар исәбенә каплап булу турында кызыксынды. “Безнең бурыч – предприятиеләр белән нәтиҗәле эшләү”, - дип җавап бирде Радик Гайзатуллин, табышка салымнан бюджетның керем өлеше артуга өмет белдереп.
Парламентта икътисад блогы белән шөгыльләнүче Марат Галиев бюджет проектында урыннарда юл төзү өчен акцизларның бер өлеше китүен билгеләп үтте. Министр бу максатларга акцизларның 10 проценты китүен хәбәр итте.
Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев РФ Президентының май указларын тормышка ашыру буенча республикада ниләр эшләнгәнлеге, муниципаль китапханәләргә вакытлы матбугат яздыру өчен акча каралганмы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. РФ Президентының май указларын тормышка ашыру юнәлешендә 2014 елда мәдәният хезмәткәрләренә хезмәт хакын 30 процентка арттыру көтелә.
Һәрвакыт инвалидлар мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясаучы депутат Рифат Ганибаев киләсе елда гемодиализ процедуралары өчен акча җитәрлек салынганмы-юкмы икәнлеген белеште. Рәсми җавапка караганда, киләсе елда бу максатларга 650 млн сум каралган.
Сәламәтлек саклау системасына караган сорауларны бирүне парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова дәвам итте. Ул тумыштан килүче сирәк очрый торган авыруларны дәвалау өчен бюджетта күпме акча салынганлыгы турында сорады. Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә 663 млн. сум акча каралган, шуның 100 млн. сумы - тумыштан килүче сирәк очрый торган авыруларны дәвалау өчен.
ТР Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова балаларның җәйге ялын оештыруга, инфляцияне исәпкә алганда, 5 процентка азрак акча каралуын хәбәр итте. Аны шулай ук лагерьларның материаль ягын кайгырту өчен чаралар каралу-каралмау мәсьәләсе кызыксындырды. 2014 елга беренче мәсьәлә буенча 1 млрд 400 млн. сум акча каралган. Министр сүзләренә караганда, күрше төбәкләрдә дә бу өлкәдә арту юк. Һәм каралган сумма безнең республика өчен яхшы санала.
Алдагы елларга республика бюджеты проектына бәяләмәне ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов бирде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, формалаштырыла торган бюджетның социаль юнәлешен саклап калырга кирәк. “Татарстанның 2014 елга бюджеты гади түгел, аны үтәү җиңел булмаячак, әмма ул – социаль юнәлешле”, - дип аңлатты бүген спикер журналистларга.
Закон проектына карата тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр агымдагы елның 3 ноябренә кадәр кабул ителә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.
Дәүләт ярдәме белән Татарстан җитештерүчесе керемнәрен арттырды һәм өстәмә эш урыннары булдырды
Әлмәттән теш техникасы эшләнмәләре җитештерүче заем финанслауны җиһазлар сатып алуга җәлеп итә алды, бу җитештерелә торган продукциянең җитештерүчәнлеген һәм сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде.
Казанда Сибур хром катализаторлары җитештерүен төзү буенча прогресс 50% дән артып китте
СИБУР Казанда полиолефиннар өчен катализаторлар җитештерү буенча Рәсәйдә иң эре проектны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыруның гомуми прогрессы 50% тан артып китте.
18
март, 2026 ел
2025 елда Татарстан Республикасының преференциаль территорияләре һәм сәнәгать инфраструктурасы резидентларының тулай төбәк продуктына керткән өлеше 9% дан артык булды
Бу хакта “БЕРДӘМ РӘСӘЙ” депутатлар фракциясе һәм “ТНВ” депутатлар төркеме җыелышының уртак утырышында Татарстан премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз