Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы икътисадый үсеше проблемалары» темасы буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе киңәшмәсендә катнашты

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов «Татарстан Республикасы икътисадый үсеше проблемалары» темасы буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе киңәшмәсендә катнашты. Әлеге чара кысаларында галимнәр һәм экспертлар, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре республиканың агымдагы вазгыятенә хас көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, урта һәм озак вакытка караган перспектива өчен эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Артем Здуновның чыгышында эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар тудыруга, дәүләт ярдәме механизмнарына, Татарстан Республикасы үсеше перспективалары сорауларына аеруча игътибар бирелде. Алар арасында шулай ук республикада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә уңай инвестицион климат тудыруны тәэмин итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең муниципаль стандартын кертүнең зарурлыгына басым ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International