Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына ветераннар килде. Бәйрәм өстәле артында кунакларны икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов исеменнән министрның беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева сәламләде. Шулай ук Юбилярларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
27
сентябрь, 2013 ел
җомга
Эшкуарлар игътибарына!
2013 елның 2 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак..
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Онлайн трансляцияне yatv.ru/mert сайтында карап була.
Утырыш 2013 елның 2 октяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 2014 елда пенсионерларның яшәү минимумы 5912 сум тәшкил итәчәк
Бүген IV чакырылыш республика парламентының 44 нче утырышында “пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр күләмен билгеләү өчен 2014 елга ТР да пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турындагы” ТР Закон проекты каралды. Бу закон проекты буенча пенсионерның яшәү минимумын 5912 сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә. Бу 2013 елда билгеләнгән яшәү минимумыннан 21,4 процентка күбрәк. Быел әлеге күрсәткеч 4870 сум тәшкил итә дип искәртте ул.
Бу хактагы закон проекты Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы
Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!
Хөрмәтле татарстанлылар!
2013 ел республикабыз һәм илебез тарихына бөтен дөнья күләмендә спорт һәм мәдәният өлкәсендәге зур вакыйга – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру елы буларак кереп калачак.
Биш ел элек, Универсиаданы 2013 елда, Мәскәүдәге студентлар уеннарыннан соң 40 ел вакыт узгач, Казанда үткәрү турында карар кабул ителде.
Бу Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе ярдәме белән мөмкин булды.
ЛИЗИНГ-ГРАНТ буенча сайлап алу конкурсының чираттагы этабында 78 катнашучының 77се җиңүче дип табылды
2013 елның 24 сентяберендә «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны сайлап алу конкурсының чираттагы этабы узды. Конкурс комиссиясе тарафынннан 78 төрле бизнес-проект каралды. Эшкуарлар үз проектларын үзләре тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе әгъзалары һәр заявка буенча карарны заявка бирүче чыгыш ясауга кабул иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча 77 заявка хупланды.
21
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү мәсьәләләре буенча “Леонтьев үзәге” белгечләре белән фикер алышты
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү сроклары һәм алымнары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Леонтьев үзәге” (Санкт-Петербург) халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белгечләре белән очрашуда фикер алышты.
Очрашу “Связьинвестнефтехим”ААҖ киңәшмәләр залында узды, анда “Граждан инициативаларына ярдәм буенча Кудрин фонды” җитәкчесе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
20
сентябрь, 2013 ел
җомга
Эшкуарлар игътибарына!
2013 елның 24 сентяберендә сәгать 10 да Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Онлайн трансляцияне
http://yatv.ru/mert
сайтында карап була.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда югары технологияләр технопаркы - ИТ-паркта "Ачык Хөкүмәт" - "Регионның ачыклыгы дәүләт һәм җәмгыять институтларының хезмәттәшлеге сыйфаты индикаторы" проект семинарын йомгаклары ясалды
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ачык Хөкүмәт" эшчәнлеген координацияләүче РФ министры Михаил Абызов, "Ачык Хөкүмәт" проекты гамәлгә ашырыла торган федерация субъектлары вәкилләре катнашты.
Искә төшерик, семинар ике көн дәвамында Казанда узды. Панель сессияләр и дискуссияләрдә федераль хакимиятнең һәм ачыклыгын арттыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче сынау төбәкләренең вәкилләре, экспертлар фикер алыштылар.
“Дөнья тенденцияләре һәм регионнарның алдынгы хәл итү ысуллары”, “Халык контроленең эффектив җиһазы буларак ИТ-технологияләр”, “Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауның стандартларын булдыру” һәм башка темалар каралды.
Татарстан Республикасы “Электрон Татарстан” проектын сервислары, оештырылу һәм технологик платформасы, гражданнарга “шәхси кабинет” аша электрон рәвештә хезмәт күрсәтүе белән тәкъдир итте.
Тула өлкәсе “Ачык Регион 71” проектын тәкъдир итте.
Ел башыннан ТР эшмәкәрләренә 300 млн.сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән
ТРда ел башыннан 200дән артык эшмәкәр эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында якынча 300 млн.сумлык субсидия алган. Бу хакта бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән брифингта ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты башлыгы урынбасары Артем Сироткин хәбәр итте.
Ул искәртеп үткәнчә, кече һәм урта бизнес субъектларына субсидияләр дәүләт ярдәменең 4 төп программасы кысаларында бирелә.
Быел эшмәкәрләргә милек һәм инфраструктура белән ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Лизинг-грант” программасыннан 126 кече һәм урта бизнес субъекты файдаланган. Дәүләт ярдәме күләме - 135 млн.сумнан артык.
“Инновацияләр” программасы кысаларында (инновацион продукцияләр эшләү һәм кулланылышка кертү белән шөгыльләнә торган эшмәкәрләргә ярдәм) 34 кече һәм урта инновацион компания 123 млн.сумлык субсидия алган.
“Техник тоташу. Энергоаудит. Энергияне сакчыл куллану” (“Техприсоединение. Энергоаудит. Энергосбережение”) программасы буенча 31 предприятие 19 млн.сумлык субсидия алган.
Эшмәкәрлекне грантлар ярдәмендә “коткаралар”
Кече эшмәкәрлекне үстерү һәм җәелдерү юнәлешендә күп төрле программалар гамәлдә – файдалан гына, ди җитәкчеләребез. Субсидияләр яңа җиһазлар, техника алып, эшеңне тагы да җәелдерергә, предприятиедәге эшчеләрнең белемнәрен күтәрергә, бизнесыңны башлап җибәрергә зур мөмкинлекләр бирә.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз