Видеоконференция режимында киңәшмә

2013 елның 26 октябре, шимбә
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау 99,8%ка үтәлгән. 33 муниципаль берәмлектә капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль район башлыкларын балалар бакчалары төзелеше программасына аерым игътибар итәргә чакырды. Ул шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган бурыч - 2014елның 1гыйнварына киләсе елга төзелеш программасы буенча барлык кирәкле документларны эшләүне искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International