Казан ТР муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында лидерлык итә

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
ТР Икътисад министрлыгы агымдагы елның 9 аенда Татарстан муниципалитетларының социаль-икътисади үсеше рейтингын әзерләгән.
ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларына Татарстан муниципалитетларының социаль-икътисади үсеше рейтингы төзелгән. Рейтинг мәгълүматлары ведомство сайтында дөнья күргән.
Бу чорда рейтингта беренче позицияне Казан били. Икенче урында – Әлмәт районы, өченчедә – Лаеш районы.
2013 елның 1 октябренә булган мәгълүматларга караганда, ТР буенча теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе 0,89 процент тәшкил иткән. Казанда бу күрсәткеч – 0,62 процент. Эшсезлек буенча иң югары күрсәткеч Чаллыда (0,98). 18 муниципаль берәмлектә күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән.
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы бер җан башына 0,4 кв. метр туры килә. Лаеш районында бу күрсәткеч иң югары – 1,7 кв м, Тукайда – 1,6 кв. м һәм Питрәчтә – 1,5 кв. м.
Республика буенча бер җан башына туры килгән тулай авыл хуҗалыгы продукциясе 6,1 мең тәшкил иткән. Бу күрсәткеч республиканың Әтнә районында югары (31,52 мең)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International