2013 елның гыйнвар-сентябрь йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингы

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
ТР Икътисад министрлыгы 2013 елның гыйнвар-сентябрь йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте.
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.
1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,89 процент тәшкил итә. 18 муниципаль берәмлектә ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.
Агымдагы елның 9 ае эчендә Татарстанда кулланылышка тапшырылган торак мәйданы җан башына 0,4 кв метр тәшкил иткән. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы бу чорда Лаеш, Тукай һәм Питрәч районнарында теркәлгән.
Республикада төяп озатылган продукциянең җан башына туры килгән уртача күләме 286,5 мең сумлык булган. Әлеге күрсәткеч буенча югары нәтиҗәләрне Әлмәт, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Алабуга һәм Тукай районнары биргән.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы порталының “Территориаль үсеш” бүлегендә танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International