Теләче районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүдә дәүләт идарәсе перспективалары буенча фикерләштеләр. Бүген Теләчедә “ТР территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүдә дәүләт идарәсе перспективалары һәм проблемалары” темасына багышланган киңәшмә узды. Аны ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты оештырды.
Киңәшмә алдыннан Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр һәм иҗтимагый оешмалар, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре “Теләче” индустриаль-сәнәгать паркы кысаларында үз эшчәнлекләрен ачкан яки ачарга җыенучы кече бизнес предприятиеләрендә булдылар. Аларга Сәгыйть Гиниятуллинның чабыш атлары үрчетү фермасы, җитештерү цехлары тәкъдим ителде. Җирле эшмәкәрләр Теләче районының бизнес өчен җәлеп итүчән булуын һәм җитәкчелекнең бизнесменнарның эш шартлары һәм проблемалары белән кызыксынуын белдерде.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев муниципаль хакимиятләр белән җирле бизнес арасындагы мөнәсәбәтләр уңаеннан, теләчелеләрнең үрнәк булуын белдерде.
ТР икътисад министры урынбасары – Эшмәкәрләргә ярдәм департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин республиканың муниципаль районнарында кече һәм урта бизнес үсеше турында сөйләде. Татарстанда (Теләче, Биектау, Зәй, Алабуга муниципаль районнарында) сәнәгать мәйданчыгы эшли, Теләче проекты иң перспективалыларның берсе булуын билгеләп үтте.
Аннары киңәшмә темасы буенча фикер алыштылар. Экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, депутатлар Марат Хәйруллин, Илсур Сафиуллин, Геннадий Глушков, Дамир Калимуллин эшмәкәрләргә салым преференцияләрен һәм башка ташламаларны актив тәкъдим итәргә, бу юнәлештә законнарны камилләштерү зарурлыгын белдерде. Утырышта чыгыш ясаган эшмәкәрләр закон чыгаручылардан һәм хакимиятнең башкарма органнарыннан дәүләт грантлары алуда һәм җитештерелгән продукцияне сату өчен шартлар булдыруда катнашуларын сорады.
Теләче мисалында муниципалитетларда чын эшмәкәрлек барлыкка килү күренә, дип билгеләп үтте М.Галиев фикер алышуга нәтиҗә ясап. Кече һәм урта бизнес субъектлары районнарның икътисади эшчәнлегендә җитди катнашучы, икътисадның мөһим секторына әйләнә. Парламент комитеты рәисе район башлыгы Илдус Зариповка эшмәкәрлеккә актив ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде һәм “Теләче” сәнәгать паркы Икътиад министрлыгы ярдәме белән тиешле егәрлектәге электр энергиясе белән тәэмин ителәчәгенә ышаныч белдерде.
Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсе буларак ТР Хөкүмәтенә, ТР Икътисад министрлыгына һәм республиканың муниципаль берәмлекләренә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр белдерелде.
Киңәшмә карары нигезендә, ТР Министрлар Кабинетына эшкәртүче тармак, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль хезмәт күрсәтүче кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме күрсәтүне өстенлекле өлкә итеп билгеләргә тәкъдим ителде. ТР Икътисад министрлыгы алдына кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү бурычы куела. Муниципаль берәмлекләр җирле җитештерүчеләр продукциясен эшкәртү буенча кулланучылар кооперативын үстерүдә катнашу буенча муниципаль программалар эшләргә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.