ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 5 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре традицион “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Алар Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсендә 200 дән артык нарат үсентеләре утырттылар.

5
октябрь, 2013 ел
шимбә
2013 елның 9 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Онлайн трансляцияне http://yatv.ru/mert сайтында карап була.

Утырыш 2013 елның 9 октяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.

Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында Татарстанда инновацияләрне үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева имзалады. Чара Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” (“Татарстан, вперед!) мәгариф программасының рәсми ачылышы кысаларында узды. Тантанада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Шәрифуллин Марат катнашты.
Татарстан “Алга Googlе белән!” дигән уникаль мәгариф инициативасын гамәлгә ашыруда компаниянең илдәге беренче төбәге булды. Әлеге программа Россия төбәкләрендә Интернет технологияләрен һәм аларны кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Республика җитәкчелеге теләктәшлегендә Татарстан өчен Google катнашында махсус “Татарстан, алга!” дигән мәгариф программасы эшләнгән.

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министры Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммиты кысаларында үткәрелгән Стратегик форумда катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.
Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстанның инвестицион һәм икътисадый проектлары күргәзмәсен карады.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Kazansummit әһәмиятен билгеләп үтте. "Безнең республика бу көннәрдә Россия һәм ислам дөньясы үзара хезмәттәшлегенең төп икътисадый мәйданчыгына әверелде, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Kazansummit форумында 40 илдән һәм РФнең 16 төбәгеннән 600гә якын вәкил катнаша".
"Ислам дөньясы – күп кенә табигый, хезмәт һәм рухи ресурсларны саклаучы ул. Россиянең мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлегенең үсеше – безнең ил икътисадый сәясәтенең төп өлешләренең берсе”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Бүген матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Татарстан Республикасында кулланучылар кәрзине күләме фәнни күрсәткечләргә нигезләнгән булуын белдерде.
26 сентябрьдә Татарстан парламенты “Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен 2014 елда ТР да пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы” закон кабул итте.
Документ буенча киләсе елда пенсионерларның яшәү минимумы 4870 сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткечләр нигезендә, пособиесы бу суммадан аз булган пенсионерларга социаль өстәмәләр каралган.
Агымдагы елның июлендә кулланучылар кәрзине күләме каралды – мондый исәп-хисап 5 елга бер тапкыр башкарыла, дип белдерде журналистларга ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева. Татарстанлылар өчен кирәкле продкуктларның яңа җыелмасын депутатлар, профсоюз вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре эшләде.
Бу төбәктә яшәүчеләр өчен туклану продуктлары исемлеге федераль дәрәҗәдә төзелде, аны эшләүдә Россия Фәннәр академиясенең Фәнни тикшеренү институтының азык-төлек буенча белгечләре катнашты. Бу юлы кулланучылар кәрзинендә балык, ит, йомырка, яшелчәләр саны арттырылган. Икмәк, бәрәңге, үсемлек мае киметелгән. Гомумән алганда, минималь кулланучылар кәрзине 26 процентка арткан. Шулай ук яшәү минимумы күләме кулланучылар кәрзине, хезмәтләр һәм салымнан чыгып исәпләнә дип аңлатма бирделәр.
2013 елның 2 октяберендә «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны сайлап алу конкурсының чираттагы этабы узды. Конкурс комиссиясе тарафынннан 78 төрле бизнес-проект каралды. Эшкуарлар үз проектларын үзләре тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе әгъзалары һәр заявка буенча карарны заявка бирүче чыгыш ясауга кабул иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча 71 заявка хупланды.
Казан Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади хезмәттәшлеге перспективалары хакында фикерләшү мәйданына әйләнде. Татарстан башкаласында KazanSummit эшен башлады. Ул быел бишенче тапкыр оештырыла. Чарага дөньяның 40 тан артык иле вәкиле җыелган.
Теләсә кайсы проектны гамәлгә ашыруда уңышка ирешү өчен беренче чиратта лидерлар һәм профессиональ команда булу һәм соңыннан гына – финанс чаралары кирәк. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 форумы кысаларында узган чит илләрнең, Россиянең һәм Татарстаннның алдынгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.
Чит илләрнең эшлекле ММЧ журналистларын Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү сәясәте, Россия белән Ислам илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә республиканың роле кызыксындырды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан, мөселманнар күп санда яши торган республика буларак, берләштерә. “Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды, һәм бу мөселманнар күпләп яши торган төбәкләргә ислам дөньясы белән хезмәттәшлек процессына актив кушылырга мөмкинлек бирде. Шуның өчен без Kazansummit форумын уздырабыз да, - дип белдерде ТР Президенты. – Ә минем бурыч – кызыксынган якларны җәлеп итү, аларны сөйләшүләр өстәле тирәсендә җыю”.
Машина төзүчеләр көне уңаеннан, бүген “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара уздырылды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Килә-килешкә республика башлыгы фойеда урнашкан күргәзмәгә күз салды. Анда яшь техниклар робот техникасы, авиа-,автомодельләштерү белән шөгыльләнүчеләр иҗат һәм хезмәт җимешләрен тәкъдим иткән, агач эшкәртү җайланмасында ясалган агач ретро-автомобильләр, хәрби техника, шул исәптән авиатехника үрнәкләре куелган. Шулай ук автомобильләрнең моторлары форсункаларын юдырту һәм тест уздыру җайланмасы, пневматик модель, эретеп ябыштыру тренажеры һ.б. белән дә танышу мөмкинлеге булдырылган. Президент килгәнче, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов укучы яшьләргә шушы мәртәбәле күргәзмәдә катнашканга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырып, аралашып йөргән иде. Р.Миңнеханов яшьләр белән үтә кызыксынып, сораулар бирде, аралашты. Анда шулай ук Казандагы Мавыктыргыч фән һәм техника йорты үзенең кызыклы экспонатларын алып килгән булып, Президент аларны үзе сынады, мисалга, йога урындыгына утырып, һава пушкасыннан “атып” карады һ.б.

2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Мөслимдә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов Мөслим муниципаль районы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып барган эшмәкәрләр белән очрашты. Шулай ук чарада ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе һәм республиканың Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Очрашу коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшчәнлеге кысаларында үтте, әлеге эксперт төркеме комиссиясе Мөслим районы җирле үзидарә органнары уздыра торган коррупциягә каршы эшнең оештырылуын өйрәнә.
Очрашуда катнашучылар эшмәкәрләргә, аерым алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, дәүләт ярдәме формалары, административ тоткарлыклар турында фикер алыштылар.

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы буларак, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында 2013 нче елда федераль субсидияләргә бәйге үткәрә. Әлеге республика конкурсына 10 нчы сентябрьдән заявкаларны тапшыра башларга була. Гаризаларны кабул итү 14 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Субсидияләр тәгаен социаль мәсьәләләрне хәл итүне максат итеп куйган коммерция булмаган оешмаларга бирелә.
Бәйге 13 юнәлеш буенча үткәрелә:
1)аналар һәм балаларга ярдәм итү,социаль ятимлекне профилактикалау;
2)өлкән яшьтәге затларның тормыш сыйфатын яхшырту;
3)инвалид һәм аларның гаиләләрен социаль мохиткә яраклаштыру, эшкә урнаштыру;
4)фәнни-техник, сәнгать иҗаты, экология кебек юнәлешләр буенча өстәмә белем бирү үсеше;
5)милләтара хезмәттәшлекне ныгыту;
6)тирә-як мохитне саклау;
7) ирекле янгын сагы оешмаларын камилләштерү;
8)сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру;
9)социаль якланмаган халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү;
10)коррупцияле мохиткә каршы көрәш;
11) социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар секторын үстерү;
12)бәла-казаларны, бәхетсез очракларны кисәтү;
13)гражданлык бердәмлеген ныгыту.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефоннар аша ала аласыз: 8 (843) 524-91-86, 524-91-85.
Бәйгедә катнашу тәртибе турында министрлык сайтының “Социаль юнәлчән коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү” бүлегендә аңлатылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International