«Ачык Татарстан» мәгълүмат порталында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр оештыру һәм аларның эше турында хисап урнаштырылган

2013 елның 2 ноябре, шимбә
«Ачык Татарстан» мәгълүмат порталының «Ведомстволар хисабы» бердәм дәүләт хисап системасында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) оештыру һәм аларның эше турында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары буенча хисап урнаштырылган. Хисапта күпфункцияле үзәкләрнең муниципаль районнарда урнашкан урыны, КФҮдә кабул итү тәрәзәләренең саны һәм хисап периоды эчендә күрсәтелгән хезмәт күләме урын алган. Хисапка шулай ук КФҮ урнаштырылачак биналарга капиталь төзекләндерү эшенең барышы турында мәгълүмат та кертелгән. Биредәге мәгълүмат атна саен яңартылып торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International