ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2014 елда Россиянең милли муллык фондыннан кече һәм урта бизнеска 100 млрд сумлык ярдәм бүленергә мөмкин.
РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Хөкүмәт утырышында әлеге фондтан бүленәчәк сумманы депозит рәвешендә Внешэкономбанкка урнаштыру тәкъдимен керткән иде. Ә менә РФ финанс министры Антон Силуанов моңа каршы. Милли муллык фонды чаралары бары аларның саклануын һәм азмы-күпме керем китерүен тәэмин итәрлек ышанычлы активларга гына урнаштырыла ала, дип саный ул. Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын милли муллык фондыннан түгел, ә башка чыганаклардан бүлеп бирү юлларын карарга чакыра.
Премьер-министр Дмитрий Медведев, бу мәсьәләгә ачыклык кертү һәм ахыргы тәкъдимнәр әзерләү өчен, Хөкүмәт әгъзаларына бер ай вакыт бирде.
10 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының чираттагы утырышы көн тәртибенең төп соравы итеп “2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына ТР бюджеты” турында ТР законы проектн каралды. Депутатлар бер федераль закон проектына уңай бәя бирделәр һәм комитетның киләсе кварталга эш планын кабул иттеләр.

Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы белән депутатларны ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырда. Аның сүзләрен буенча, күпчелек илләрдә күзәтелгән икътисадый сүлпәнлек шул исәптән Россиядә дә хәлләрнең тискәре якка борылуына китерде. Европа зонасындагы илләрнең күрсәткече, дип билгеләп үтте докладчы, Татарстанның социаль-икътисадый үсеш темпларына турыдан-туры йогынты ясыйлар, чөнки республика сәнәгый продукциясенең байтак өлеше экспортка чыгарыла, ә чимал ресурслары бәясен дөнья базары билгели. Бу уңайдан ТРның гомуми региональ продукты 2014 елда 4,2 процент күләмендә фаразлана. Икътисад министры эре предприятиеләрнең бик күбесенең керемсез эшләве, районарның инвестиция кертү ягыннан кызыксындырырлык булмавы, икътисад структуркасында кече һәм урта эшкуарлыкның өлеше аз булу, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлегенең гадәттән тыш түбәнлеге кебек ил икътисадының традицион бәлаләренә игътибар юнәлтте. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын тормышка ашыруны, яңа эш урыннары булдыруны, экспорт составында үзебездә җитештерелгән товарларның өлешен арттыруны, технопарк структураларының тотырыксыз эшләвен тәэмин итүне Мидхәт Шаһиәхмәтов килеп чыккан кыенлыклардан котылу чаралары буларак атады.
Бүген республика парламентында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның план чорына бюджеты турында” ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары уза.
Киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.
Закон проекты тексты белән республика парламентының рәсми сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
ТР Дәүләт Советында киләсе елга һәм 2015-2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты проекты турында фикер алыша башладылар. Бүген закон проектын дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет вәкилләре карады.

Комитет утырышы башында “2014 нче һәм планлы 2015-16 нчы елларга социаль-икътисади үсешен фаразлау” темасына доклад белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2000 нче елдан беренче тапкыр Россия икътисады үсеше темпы бөтен дөнья күләменнән түбән булачак. Үткән елда илдә товар әйләнеше 14 процент тәшкил иткән, ә быел – 4-5 процент.
2013 нче елда Татарстанда, шулай ук Россиядә, үткән еллар күрсәткечләре белән чагыштырганда, икътисад үсеше динамикасының әкренәюе күзәтелә. Быел, 2012 нче ел белән чагыштырганда, үсеш темпы ике тапкырдан артыгракка кимегән: сәгнәгать производствосының, төзелешенең, авыл хуҗалыгының үсеш темплары кимегән. Ел нәтиҗәләре буенча, тулай төбәк продуктының күләме 1 трлн. 520 млрд.сум булыр дип фаразланыла, шул ук вакытта үсеш темпы 2,3 проценттан артмый.
ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның 9 аенда ТР консолидацияләнгән бюджетына салымнан кергән һәм салымнан кермәгән табыш 117,2 млрд. сум күләмендә килеп ирешкән. Федераль акчаларны исәпкә алып, 9 айда республиканың консолидацияләнгән бюджетына керемнәр 142,7 млрд. сум булган.
2014 нче елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 170,7 млрд.сум күләмендә фаразланыла, чыгым өлеше - 5,4 млрд.сум дефицит белән 176,1 млрд.сум. 2014 нче елга республика бюджеты 138,7 млрд.сум күләмендә билгеләнелә, чыгымнар буенча - 5,4 млрд.сум дефицит белән 144,1 млрд.сум.
Табышка, физик затларның керемнәренә, оешмаларның милкенә салым бюджетка керемнәрнең төп чыганагы булып тора. Алар консолидацияләнгән бюджетта салым керемнәренең гомуми суммасының 78 проценттан артыгын тәшкил итә, республика бюджетында – якынча 83 процент. ТР консолидацияләнгән бюджеты буенча салымнан кергән һәм салымнан кермәгән табышлар 2014 нче елга 158,4 млрд.сум күләмендә фаразланыла, 2015 нче елга - 166,6 млрд.сум, 2016 нчы елга – 175,1 млрд.сум.
Бүген, 2013 елның 9 октяберендә, «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны сайлап алу конкурсының чираттагы этабы узды. Конкурс комиссиясе тарафынннан 65 төрле бизнес-проект каралды. Эшкуарлар үз проектларын үзләре тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе әгъзалары һәр заявка буенча карарны заявка бирүче чыгыш ясауга кабул иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча 58 заявка хупланды.
2013 елның 11 октяберендә 11 сәгать 30 минутта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кредитлау системасын үстерү өчен субсидияләргә заявкалар карау була.
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 106 каб.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты турында”гы ТР Законы проекты һәм республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлау параметрлары турында сөйләшү буенча зона киңәшмәсендә катнашты.
ТР Президенты йөкләмәсе буенча, республика районнарында һәм шәһәрләрендә төп икътисади документка багышланган зона киңәшмәләре сериясе үтте. Бүген Яшел Үзәндә үткән киңәшмә - соңгысы.
Чарада профильле министрлыклар башлыклары катнашты.
2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР социаль-икътисади үсешен фаразлау турында доклад белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. 2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
2013 елның 9 октяберендә сәгать 10 да Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Онлайн трансляцияне http://yatv.ru/mert сайтында карап була.

Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.

Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.
2013 елның 8 октяберендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри әзерлек алуга, яңадан әзерлек уздыруга, квалификацияне күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алу чыгымнарын кайтаруны субсидияләү программасы буенча заявкалар карау булачак.
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева Чистай һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә “2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты турында”гы ТР Законы проекты һәм республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлау параметрлары турында сөйләшү буенча зона киңәшмәләрендә катнашты.
Шулай ук чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International